Хәбәрләр
Кошман мәктәбе укучылары - “Тамчы-шоу” телевизион уены җиңүчесе!
Кошман мәктәбенең "Йолдызлар" командасы "Татарстан - Яңа гасыр" телевидениесе аша алып барылучы "Тамчы-шоу" интеллектуаль уенында катнашты.
Өч кешедән - алтынчы класс укучысы Сәйдәш Сабиров, җиденче класстан Айназ Саттаров һәм сигезенчедә белем алучы Алия Әхмәтшинаны үз эченә алган команда Саба районының Шекше мәктәбеннән килгән "Ялкын" командасы белән уйнады. Нәтиҗәдә, Кошман мәктәбе укучылары җиңүгә иреште. Тапшыру зәңгәр экраннарга апрель аенда чыгачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев