Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
Хәбәрләр

Кошман мәктәбе укытучылары сәхнәләштергән спектакльне карарга күрше-тирә авыллардан да килгәннәр иде

Кошман мәктәбе укытучылары тарафыннан әзерләнгән спектакльне карарга үзебездән генә түгел, күрше-тирә авыллардан да тамашачылар килгән иде. Мәгариф хезмәткәрләренең чыгышы шыгрым тулы залда, бер сулышта узды. Укытучылар үзләренең белем һәм тәрбия бирүче педагоглар гына түгел, һәрьяклап талантлы шәхес булуларын тагын бер кат раслады.

Никадәр карасаң да, карап туеп булмый торган сәхнә әсәрләре була. Разил Вәлиевның “И машина, машина, җитте минем башыма” музыкаль комедиясе дә шундыйлардан. Мәктәп коллективы әлеге драманы сайлап ялгышмаган. 1990 елларда ук язылса да, әсәрнең эчтәлеге әле дә булса актуаль. Ул гаиләдәгеләрнең бер-берсенә мөнәсәбәте, туганлык, әдәп-әхлак, мәсьәләләрен күтәрә. Ялкаулык, ялагайлану, байлыкка табыну, өлкәннәргә каратата тупаслык күрсәтү кебек сыйфатларны фаш итә. Укытучылар боларның барысын тамашачыларга җиткерә алды, вакыт-вакыт аларны көлдерделәр, кайбер урыннарда уйланырга мәҗбүр иттеләр, җыр-моңга да һәвәслекләрен күрсәтеп, көчле алкышларга лаек булдылар. Спектакль карарга килүчеләр арасында лаеклы ялдагы укытучы Нурания апа Мотыйгуллина да бар иде. Ул да элеккеге хезмәттәшләренең һәм яшь педагогларның уйнавы күңеленә хуш килүен белдерде: 
-Укытучыларның спектакль кую көнен көнләп түгел, сәгатьләп көттем, чөнки бик шәп уйнаячакларын белә идем. Кошманлыларның Разил Вәлиевның "И машина, машина, җитте минем башыма" трагифарсын сайлауларын белгәч, башка образларны дөрес бүлә , совет җәмгыятендә хөкем сөргән яшәү рәвешен ачып сала алырлармы, музыкаль тамашаны уңышлы башкарып чыгарлармы дигән уй керде, - диде Нурания апа. – Спектакль башлануга, буыннар арасындагы бәйләнеш, гаилә-нәсел ныклыгы өчен борчылучы бабай (Фәнис Гыйниятуллин), әби (Гөлшаһидә Сабирова) бу шикләремне чәлпәрәмә китерде. Ата- улны, ана - кызны белми торган яшәү рәвешен оста тудыручы яшьләрнең (Айсылу Калашникова, Динар Гатауллин) уйнавын тамашачы кул чабулар белән кабул итте. Бабайның машина оту турындагы ялганына ышанып, хамелеон тибындагы образларны уйнаган (Мәдинә Хәмидуллина, Айдар Насретдиновлар) бабай белән әбине "бик нык яратулары, хөрмәт итүләре" турында" сандугач булып сайрадылар", тамашачы мәхәббәтен яуладылар. Гаиләдәге мөнәсәбәтләрнең кырыслануына, иренең айнымый эчүенә, балаларының әдәпсез гамәлләренә гаҗиз булган ана образын тудыручы Резидә Сайранова уйнавы белән дә, җырлавы белән дә Исламия Мәхмүтовадан бер дә ким булмады. Музыкаль бизәлешне алып баручы Айгөл Кадыйрова музыка куеп, гармунда уйнап спектакльдәге образларны эстетик югарылыкка күтәрде. Мәктәп коллективы сәхнәдә искиткеч иҗади тандем тудыра алды, авторның әйтергә теләгән фикерен тамашачыга ышандырырлык итеп ачып бирде. Артистларга "Афәрин" дип әйтеп, түземсезлек белән яңа чыгышларын көтеп калабыз. 
Көчле алкышлар яңгыраганнан соң укытучылар коллективына рәхмәт әйтергә дип сәхнәгә менгән авыл җирлеге башлыгы Лилия Сафина да артистларга зур бишле билгесе куйды: 
-Театр елы уңаеннан укытучыларның авылларда спектакльләр куюы турында район газетасында да язып чыкканнар иде. Иманым камил, безнең Кошман мәктәбе укытучыларының чыгышы алар арасында иң уңышлысы булгандыр, - диде ул. - Башкала артистлары да кирәкми икән, укытучыларыбыз безне чын күңелдән ял иттерде. Гомумән, мәктәп коллективы авылыбызның тоткасы ул. Төп вазифалары – балаларга белем һәм тәрбия бирүдән тыш, алар җәмәгать эшләрендә, сайлау кампанияләрендә, спорт ярышларында да катнашырга өлгерәләр. Вакытыгыз кысан булуга карамастан, шундый матур спектакль әзерләвегез өчен рәхмәт сезгә, хөрмәтле педагогларыбыз! 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев