Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
Хәбәрләр

Кошман мәктәбендә ашыгыч рәвештә укучыларны эвакуацияләнгәннәр

Янгын сүндерү частена Кошман төп мәктәбенең технология кабинетында янгын чыгу турында хәбәр алына.

Олы Кайбычтан янгын сүндерүчеләр 11 минут эчендә мәктәпкә килеп тә җитә. Федоровское, Олы Урсак авылларындагы янгын сүндерү отрядларыннан да бик тиз килеп җитәләр. Авылларында мигалкаларын яндырган машиналарның күп йөрүенә авыл халкы аптырашта кала. Чөнки беркайда да төтен әсәре күренми. Ашыгыч медицина ярдәме күрсәтүчеләр, газ хезмәте, челтәрле компания хезмәткәрләрен дә вакыйга урынына чакыралар. Тиз арада укучыларны эвакуацияләргә туры килә. Сайттагы укучыларыбызны тынычландырырга ашыгабыз: чынлыкта мәктәптә бернинди янгын да булмый. Бу көнне биредә барлык оператив службалар катнашында янгын
сүндерү частенең оператив- тактик өйрәнүләре үтте.
Нәтиҗәдә, барлык хезмәтләрнең янгында эшчәнлеге канәгатьләнерлек дип бәяләнде. Бу хакта тулырак газетаның киләсе саннарының берсендә укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кошман мәктәбендә ашыгыч рәвештә укучыларны эвакуацияләнгәннәр