Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Кошман мәктәбенең «Көмеш каләм» түгәрәгенә йөрүче укучылар җәйге ял турындагы хатирәләре белән белән уртаклаша

Без, 8 сыйныф кызлары, Камилә, Кадрия, Миләүшә каникулыбызның бер атнасын аеруча кызыклы уздырдык. Арча районының Кырлай авылындагы “Без – Тукай оныклары” лагеренда ял иттек.

Анда Казахстан, Оренбург, Удмуртия һәм Россиянең башка төбәкләреннән 300 укучы килгән иде. Әлеге лагерьның максаты – татар телен өйрәнү, туган телдә сөйләшү, борынгыдан килүче гореф-гадәтләрне, йолаларны искә төшерү. Анда олимпиадаларда, конкурсларда җиңү яулаган, мәктәптә үзен яхшы яктан гына таныткан, максатчан укучы итеп күрсәткән балалар гына катнаша ала. Лагерьда язучылар, шагыйрьләр белән дә очрашулар үткәрелде. Алар үзләренең әсәрләре турында сөйләде. Музейда бөек шагыйребез Габдулла Тукай тормышы турында тагын да күбрәк белдек.
Безгә лагерь бик ошады. Әйдаманнарыбыз да шаян, мәзәкчән иде. Яңа дуслар таптык. Тукайның кече Ватаны булып саналган Кырлайдан рухланып кайттык. Тукай әсәрләрен укып, үзебезнең туган телебезне камилләштерәбез. 
Камилә Шәмсетдинова, 

Кадрия Хикмәтуллина, 
Миләүшә Дәүликамова

Мин түземсезләнеп көтеп алган ямьле җәй айлары да узып китте. Җәй көне яраткан шөгылем – балык тоту минем. Кечкенәдән дәү әтиемнең балыкка йөрүен зур кызыксыну белән күзәтә идем. Ике ел элек үзем дә балыкка бара башладым. Өебез артында, бөдрә зифа таллар әйләнәсендә, матур Сәхүрә күле бар. Анда өч төрле балык – карп, кәрәкә, кызылканат бар. Аларның барысын да тотканым бар. Балык тотуның  үз серләре бар. Мәсәлән, кармак очына суалчан, ипи йомшагы, пешкән макарон, кукуруз, чи камыр куйсаң, тиз эләгә. Күл буенда сөйләшеп, шаулашып утырсаң, үзеңне тыныч тотмасаң, билгеле инде,  балык синнән кача. 
Бу җәйдә мин  ун килограммлап балык тоттым.  Әни шулай диде. Миңа энем Нияз, сеңлем Ләйсән дә кушылды. Бу шөгылемә әти-әнием дә сөенә. Әнием балыкларны чистартып, уха пешерә, телеңне йотарлык итеп кыздыра. Әтием киптерә, тозлый. Кечкенәләрен этем белән песиемә бирәм. Аларның тәмле итеп авыз итүләрен карап торуы үзе бер кызык. Киләсе елга иптәшләрем дә миңа кушылыр дигән теләктә калам. Бергә күңеллерәк булыр.

Ильяс Әхмәдуллин, 
5 сыйныф

Республикабызның төрле урыннарында җәйге лагерьлар оештырыла. Шулар арасында  яшьләрне күбрәк җәлеп итә торганы – “Сәләт” лагере. Үз күзләрем белән күреп кайтканнан соң,  моңа нык­лап инандым. 
Җәйнен аяз, матур бер көнендә без, 11 укучы, укытучылар белән берлектә, “Сәләт” форумына юл алдык. Юлы буе  рәхәтләнеп сөйләшеп, көлешеп,  җырлап, автобус тәрәзәсеннән табигатькә сокланып бара торгач, Биләргә җиткәнебезне сизми дә калдык. Менә ул түземсезләнеп көтеп алган “Биләр”форумы, “Сәләт” лагере. Ул безне җилфердәп торган флаглары һәм йөзләгән  палаткалары белән каршы алды. 
Автобустан төшүгә,  махсус эмблема төшерелгән футболка, кепка, сумка, блокнот, ручка бүләк иттеләр. Әйдаманнар безгә “Сәләт” лагереның тарихы турында мавыктыргыч итеп сөйләде, төрле уеннар, ярышлар оештырдылар. Уеннарда җиңүчеләргә истәлекле бүләкләр тапшырдылар. Без анда яңа дуслар таптык, алар белән киләчәктә дә аралашырга сүз бирдек. Бу форум миңа да, дусларыма да бик ошады. Кайтыр юлыбызда көне буе күргән вакыйгаларны искә төшереп, бер-беребезнең фикерләре белән уртаклаштык. 

Ләйлә Хәйретдинова,
7 сыйныф


“Кояшкай” лагерена йөрүем әле дә истә. Дусларым белән бергә вакытыбызны бик күңелле һәм файдалы уздырдык. Экскурсияләргә йөрү, төрле ярыш, конкурсларда катнашу минем өчен кызыклы да, мавыктыргыч та булды. 
Лагерьга йөрү дәверендә без Галия Кайбицкая исемендәге музейда булдык. Экскурсовод безгә җырчының тормыш юлы, иҗаты, театрдагы эшчәнлеге  турында сөйләде, шәхси әйберләрен күрсәтте. Галия Кайбицкаяның якташыбыз булуы күңелләребездә чиксез горурлык хисләре  уятты. Кайбычның тарихы, халкының көнкүреше белән танышу,  милли костюмнарны күрү дә бик кызыклы булды. 
Янгын сүндерү частена бару да насыйп булды. Янгын сүндерүчеләрнең никадәр авыр, җаваплы хезмәт башкаруларына тагын бер кат инандык. Янгыннарны сүндергәндә тәвәккәл эш итү, кешеләрне һәм аларның мөлкәтен коткару җиңел түгел. Хәвеф-хәтәрләрне кисәтү эше дә алып барыла. Янгын сүндерү частенда без үзебез өчен  файдалы мәгълүмат алдык. 
Россия көне уңаеннан дәүләт символлары турында дәрес-әңгәмәдә катнаштык.  Илебез гимнын җырладык, рәсемнәр ясадык. Туган авылыбыз буйлап сәяхәт тә кылдык. Дусларым белән бергә авылыбызның табигатенә карап сокландык, чишмәләребездән шифалы су эчтек. Сәламәтлегебез турында да онытмадык. “Салават күпере” спорт комплексы­нда рәхәтләнеп су коендык, тренажер залында шөгыльләндек. “Наркотикларсыз тормыш!” акциясенә дә теләп кушылдык. Әлеге акция кысаларында без флеш-моб  үткәрдек, “Тормышка – әйе!” дигән күргәзмә оештырдык. 
“Кояшкай” лагереннан барыбыз да канәгать калдык. Аеруча, дәресләрсез, таләпчән укытучыларсыз мәктәп тормышы ошады миңа. 

Язилә Гыйләҗева, 
5нче сыйныф

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев