Кошман төп гомуми белем бирү мәктәбендә дә "Бөтен дөнья татарча яза" акциясе оешкан төстә узды
Әлеге акция узган ел "Татарча диктант -2018" дә катнашучыларга сертификат тапшырудан башланып китте.
Быел анда 30 кеше катнашты.Текстны татар теле һәм әдәбияты укытучысы Резедә Хәйруллина, ә икенче аудиториядә рус теле укытучысы Рузалия Садриева укыды. Иң өлкән диктант язучы - озак еллар татар теле һәм әдәбияты укыткан, бүгенге көндә лаеклы ялдагы педагог Рушания Нәфыйкова, иң яшь язучылар - 8 нче сыйныф укучылары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев