Кошманда балалар бакчасы төзелә
Мәктәп һәм балалар бакчасы эшләсә, авыл яши, диләр. Кошманның да киләчәге өметле. Районның тугызъеллык мәктәпләрендәге укучылар санын чагыштырсак, иң күп укучылар биредә. Монда 70 бала белем ала. Авылның «Тиенкәй» балалар бакчасына да сабыйлар күп йөри. Урын җитмәү сәбәпле, әби-бабайлары белән өйдә утыручылары да, район үзәгендәге балалар бакчасына йөрүчеләре дә шактый. Әлеге проблеманың мөһимлеген күз уңында тотып, Кошманда яңа балалар бакчасы төзелеше башланды. Район башкарма комитеты җитәкчесе Алексей Макаров әйтүенчә, балалар бакчасы “Мәгариф үсеше” федераль программасы ярдәмендә төзелә. Моның өчен акчаның бер өлеше Татарстан Республикасы, икенче өлеше федераль бюджеттан бүлеп бирелгән.
50 урынга исәпләнгән яңа балалар бакчасы мәктәп территориясендә булачак. Без килгәндә, көн кичкә авышуга карамастан, төзелеш барган урында эш гөрли, төзүчеләр ком тарата иде.
– Биредә эшли башлавыбызга икенче ай китте. Геодезистлар үз эшләрен төгәлләгәннән соң, субайлар кагылды. Аннары чокырлар казып, нигезен салдык. Бу көннәрдә стеналарын өя башлыйбыз. Бригадабыз ун кешедән тора. Кайбычта беренче генә тапкыр эшләвебез түгел. Колаңгыдагы күпфункцияле үзәкне һәм район үзәгендә ветераннар өчен йортлар төзегән идек, – диде мастерлары Валерий Казначеев.
Балалар бакчасы мөдире Илһамия Сәлахова яңа объектны икенче елга Сабантуй бәйрәменә файдалануга тапшырыр¬га планлаштыруларын әйтте.
– Бүгенге көндә ике группага 34 бала йөри. Тагын 10 сабый чиратта тора, җиде баланы әти-әнисе Олы Кайбычтагы “Миләшкәй” балалар бакчасына йөртә. Җәй көне дә эштән туктамыйбыз, ике группа да эшли. Безгә балалар яратып йөри, – диде ул. – Бүлмәләр иркенрәк булса, дәресләр үткәрергә дә, уйнарга да урын җитәр, чират та көтмәсләр иде. Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, әлеге проблеманы өйрәнеп, Президентыбызга мөрәҗәгать итте һәм яңа балалар бакчасы төзүгә рөхсәт алды. Төзелеш тәмамлануны аеруча ата-аналар зарыгып көтә.
– Хәзерге вакытта балалар бакчасына кызыбыз Азалияне йөртәбез. Быел беренче класста укучы улыбыз Рәдиф тә анда теләп йөрде. Кечкенәбез Раянга әле биш кенә ай. Киләчәктә аны яңа бакчага бирербез дип хыялланабыз. Аның төзелә башлавын белгәч, бик шатландык. Авылыбыз¬да сабыйлар туып тора, киләчәктә шулай дәвам итсен, бик күп акчалар тотып төзелгән бинада балаларның шат авазлары тынмасын иде, – диде Алисә Җәләлиева.
Ике мәчетле Кошманны төзек, матур йортлар бизи. Юллар салу тукталып тормый. Күптән түгел генә капиталь ремонттан соң заманча мәдәният йорты үз ишекләрен ачты. Авылның ямьләп төзелешләр дәвам итә, аның киләчәге якты булачагына, чыннан да, шик юк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев