Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Кошманда быел хаҗ сәфәренә баручылар белән очрашу үтте

Хаҗ кылу - Аллаһ гыйбадәтен үтәргә ярдәм итүче изге сәфәр. Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте белән быел Кошманнан әлеге сәфәрне үтәү дүрт кешегә - Ибраһим хәзрәт Сабировка, Илшат Насретдиновка, аның тормыш иптәше Мөслимә ханымга һәм бүгенге көндә Яр Чаллы шәһәрендә яшәүче Альфир Садриевка насыйп булды. Авыл китапханәчесе Гөлия Сафиуллина мәдәният йортында хаҗия...

Үзе дә ике мәртәбә - 1998 һәм 2010 елларда хаҗ кылган Кайбыч районы мөхтәсибе Дамир хәзрәт Гыйниятуллин да чараның мөхтәрәм кунагы булды. Аның хаҗ сәфәре турындагы вәгазен һәркем зур игътибар белән тыңлады.
- Ислам дине биш баганага нигезләнеп төзелгән: Аллаһка иман китерү, намаз уку, ураза тоту, зәкят бирү һәм хаҗ кылу, - диде ул. - Хаҗга бару өчен саулык-сәламәтлек тә, байлык та кирәк. Кешенең сәламәтлеге булып та, анда бару өчен малы булмаса, Аллаһы Тәгалә аны гаепләми. Кеше бик бай булып та, саулыгы булмау сәбәпле хаҗ кыла алмаса, Аллаһы Тәгалә бу кешеләрдән дә кыямәт көнендә ни өчен бу гамәлне үтәмәүләре турында сорамаячак. Ә матди һәм физик мөмкинлекләре булган һәр мөселман гомерендә бер тапкыр Зөлхиҗҗә аенда хаҗга барырга тиеш.
Алга таба сүз ерак сәфәрдән исән-сау кайтып җиткән хаҗиларга һәм хаҗиягә бирелде.
- Мәккә - мөселманнарның изге шәһәре, аның үзәгендә гарәп теленнән «Изге мәчет» дип тәрҗемә ителүче «Әл-Харам» мәчете урнашкан. Дөньяда ул иң эре гыйбадәт йортларының берсе булып санала, - диде Ибраһим хәзрәт Сабиров. - Әлеге Аллаһ йортында начар уйларга, яманлык кылырга, кычкырып сөйләшергә, көләргә, харам эшләр кылырга ярамый. «Әл-Харам» мәчетенең мәйданы - 356 800 квадрат метр. Бинаның эчендә һәм ачык һавада 4 миллионга кадәр кеше гыйбадәт кыла ала. Намаз уку өчен бөтен мөмкинлекләр бар.
Ибраһим хаҗи Мәккә каласыннан 20 чакрым ерак­лыкта урнашкан Гарәфәт тавына менүләре, Корбан гаете көнендә иртәнге намаздан соң "Мөздәлифә" исемле урында булулары, таш ыргыта торган урыннарда махсус көннәрдә җидешәр таш ыргытулары турында да сөйләде.
- Мөздәлифә дигән жиргә Гарәфәттә дога кылганнан соң, ахшам вакыты кергәч киләсең. Анда аерым бер тау бар, ул Рәхмәт тавы дип йөртелә. Атабыз Адәм белән Анабыз Һава күрешкән урын дигән риваять бар, - дип дәвам итте сүзен Ибраһим хәзрәт Сабиров. - Безне шулай ук Мәдинә шәһәре буйлап экскурсиягә дә алып чыктылар. Пәйгамбәребезнең Мәдинәдә үзе салышкан беренче мәчете Кубага, Кыйблатәйн, Җомга мәчетләренә бардык. Кубада намаз укыдык. Әлеге зур, ак мәчеттә намаз зур ихласлык һәм җиңеллек белән укыла. Без булган шәһәрләр барысы да чисталыгы һәм матурлыгы белән аерылып тора, бөтен җирдә тәртип хөкем сөрә. Мәккә-Мәдинә юлларындагы һәр тараф, һәр тау, һәрбер урынның гаҗәеп тарихы, алар белән бәйле искиткеч вакыйгалары бар.
Илшат хаҗи Насретдинов әлеге җирлектәге табигать шартлары, зәм-зәм суы турында сөйләде.
- Тирә-якта чүл дә чүл, сирәк кенә авыллар, кечкенә шәһәрчекләр очрый. Безнең карашка, бу җирләрдә ни терлек асрап булмыйдыр кебек, иген кырлары юк та юк инде, -диде ул. - Җирле халык исә, хаҗиларга хөрмәт күрсәтеп, аларга пешергән ризыкларын, салкын суларын тәкъдим итә. Игътибар итегез: биредәге тау-таш арасында, чиксез эссе, һава температурасы 44 тән 49 градуска кадәр җитә. Коры климатта салкын судан да кадерлерәк сый юк! Болар барысы да түләүсез, сыен китергән җирле халык хаҗилардан үзләре өчен дога кылуны гына сорый. Кәгъбәтулла бинасыннан 21 метр ераклыкта зәм-зәм суы чыга, аны төрле урыннарга урнаштырылган краннардан агызып алып була. Зәм-зәм суы алып кайту авыр һәм катлаулы. Шуңа карамастан, хаҗилар Мәккәдән изге суны туганнарына, күршеләренә, дусларына дип булдыра алганча күп итеп алып кайтырга тырыша.
Мөслимә хаҗиянең изге сәфәрдән алган хис-кичерешләрен дә авыл халкы зур игътибар белән тыңлады.
- Хаҗ вакытында барлык авылдашларыбыз да иманлы булсын иде, дип дога кылдык, - диде ул һәм кошманлыларны мәдрәсәгә белем алырга чакырды.
Ислам диненең бишенче баганасын үтәгән авылдашларыбызның хаҗы кабул булсын иде, Амин! Очрашудан һәр кеше шундый теләк белән кайтып китте.
Хөрмәтле газета укучыларыбыз! Мөслимә ханым Яруллинаның хаҗ сәфә­рен­­­­­­нән алган тәэсирләре туп­ланган тәрбияви, тирән эчтәлекле язмасын сез газетабызның киләсе саннарының берсеннән укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кошманда быел хаҗ сәфәренә баручылар белән очрашу үтте