Кошманда дисбе ясау буенча осталык дәресе узды
Мөселман кешесе яшәгән һәр йортта диярлек дисбе бар. Гадәттә, намаздан соң, аны кулга тотып, төймәләрен берәм-берәм тартып, Аллаһны зурлап, мактап һәм аңа шөкер кылып дога укыйлар.
Дисбене күбесенчә хөрмә җимеше төшеннән һәм миләш агачыннан ясыйлар. Мәрьям ана гөле орлыгыннан әзерләнгәне дә була икән. Кошман авылының Такташ урамында яшәүче хатын-кызлары исә дисбене хөрмә төшеннән ясады. Китапханәче Гөлия Сафиуллина алар өчен әнә шундый осталык дәресе үткәрде.
Гүзәлия Гарифуллина әлеге очрашуга үзе дә әзер дисбеләр алып килде. Арада хөрмә төшеннән, Мәрьям ана гөле орлыгыннан, хәтта балык сыртыннан ясалганнары да бар иде. Гүзәлия апа дисбеләре белән таныштырып кына калмады, тәсбих догасын да укып күрсәтте һәм моңа кагылышлы сорауларга җавап бирде.
– Бездә дә дисбе-тәсбихләр күп. Бүләк итеп бирелгәннәре дә,
сәдакага килгәннәре дә бар, – диде Гөлия апа. – Һәр дисбенең үз тарихы бар. Мәсәлән, шуларның берсенә ярты гасырдан артык. Аны каенатам Хәлилнең апасы Мөбарәкзифа әби ясаган. Якын кешебез үз куллары белән ясагангамы, өебез түрендә кадерле ядкәр булып саклана ул. Шуны күреп, үземдә дә күршеләрем белән бергәләп дисбе ясап карау теләге туды. Моның өчен алдан җыеп барган хөрмә җимешенең төшләрен суга салып куябыз. Көн саен юабыз, чистартып торабыз. Ике-өч атна узгач, җимеш төшләре йомшый һәм аларны судан алабыз. Төшләрнең шома ягында уртада тишек-нокта бар, шуны без белән тишәбез һәм бер чыбыкка тезә барабыз. Бер атна чамасы алар шунда кибә. Чыбыктан салдырабыз да, җепкә тезәбез. Хөрмә төшләре кипсә дә, тишекләре шул килеш кала. Шуңа күрә җепкә тезү кыен булмаячак. Төшләрне җебетеп киптермичә, дрель яки шөреп боргыч белән дә тишәргә мөмкин. Тезү өчен өзелми торган, нык җеп алабыз, ул бер метр озынлыкта булырга тиеш. Шуңа 99 хөрмә төше тезәбез. Соңыннан, җепнең ике очын берләштереп, ике төен ясап, бәйләп куябыз. Төшләр таралып китмәсен өчен, матур төймә куябыз һәм кабат төен бәйләп ныгытабыз. Иң очына чук ясыйбыз, аны тигез итеп кисәбез. Дисбебез әзер. Аллаһ Тәгалә ризалыгы өчен булсын, күңелләрне тынычландырып, йөрәкләргә шифа бирсен, савапларны арттырсын ул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев