Кошманда праймериз узды
Муниципаль праймериз агымдагы елның май аенда барлык авыл җирлекләрендә дә үтәчәк.
15 май көнне Кошман авылында үткәрелгәне сигезенчесе булды. "Бердәм Россия" сәяси партиясенең бу авылдагы җирле бүлекчәсенең җиде әгъзасы 13 сентябрь көнне муниципаль хакимият органнарына сайлауларда кандидат буларак катнашачак. Алар 11 кандидат арасыннан яшерен тавыш бирү юлы белән сайлап алынды.
Партия эчендә алдан тавыш бирүне үткәрүгә багышланган чарада Кайбыч муниципаль районы башлыгы урынбасары Рәмис Хәялиев, оештыру комитеты әгъзасы Гөлинә Габдрахманова, партиянең җирле сәяси Советы әгъзасы Илфат Шәрәфиев, хисап комиссиясе әгъзалары, 11 кандидат һәм 36 сайлаучы катнашты. Иң элек Кошман төп гомумбелем бирү мәктәбе директоры Илмас Хәмидуллин праймериз төшенчәсенә аңлатма бирде, аның тарихына тукталып үтте, чарада катнашучылар һәм сайлау тәртибе белән таныштырды, алга таба ул сүзне кандидатларга бирде. Алар һәрберсе чыгыш ясау өчен бирелгән биш минут вакыт эчендә кыскача үзләре белән таныштырып, башкарган эшләренә нәтиҗә ясадылар, алга куелган максатлары һәм теләкләре белән таныштырдылар.
Авыл үсешен алга җибәрү, халыкның социаль-көнкүреш шартларын яхшырту өчен башкарылган эшләр шактый: республика программасы нигезендә модульле фельдшер-акушерлык пункты төзелгән, халык телендә авылның Югары Кошман дип йөртелүче өлешендә икенче башня сафка баскан. Бөек Җиңүнең 70 еллыгына, референдум үткәрү нәтиҗәсендә халыктан җыелган үзара салым акчасын файдаланып, Бөек Ватан сугышында һәлак булучылар һәм тыныч тормышта вафат булган ветераннарның якты истәлегенә яңа һәйкәл эшләнгән. Халыкны борчыган юлларны төзекләндерү проблемасы елдан-ел уңышлы хәл ителә, 4 урамга юл салынган, алга таба бу эшне Гыйсмәтуллин урамында башкару күздә тотыла. Әлбәттә, зур финанс чыгымнары тотылып төзелгән юлларны саклау халкының төп бурычы булып тора, очрашуда язгы-көзге пычрак вакытларында авыр техниканы авыл эченә кертәсе түгел иде, дигән фикер дә яңгырады.
Авылның киләчәге дә уйландыра халыкны, яшьләрнең авылда калып, балалар үстерүен тели алар. Кечкенә генә булса да, Такташ урамында 10 бала үсеп килә, биредә яшәүчеләрнең алар өчен уен мәйданчыгы ясау теләге бар. Ун хуҗалыктан торган әлеге кечкенә урамда яшәүчеләр узган ел җыелышып, җимеш куаклары утыртканнар, "Урам бәйрәмен" уздыру да традициягә әйләнеп бара, аны ике ел рәттән күңелле генә итеп үткәреп җибәргәннәр. Очрашуда әлеге күркәм гамәлләр башка урамнарда да узсын иде дигән фикер яңгырады.
- Бүген яшерен тавыш бирү юлы белән сайланган 7 кеше агымдагы елның 13 нче сентябрендә узачак төп сайлауга кадәр кандидат кына булып саналачак, ләкин депутатлыкка кандидат чагыннан ук халык белән эшләү, планнарны тормышка ашыра башлау мөһим. Кошман авылы - әйбәт авыл, сайланачак депутатлар белән ул тагын да яхшырыр дип уйлыйм, - диде, Рәмис Хәялиев праймериз ахырында.
- Авыл җирлегенә депутат булып кем генә сайланса да, алар туган авылыбыз мәнфәгатьләре өчен тырышып эшләсен иде, - диде шушы чарада катнашкан укытучы Гөлшаһидә Сабирова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев