Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Кошманда туып-үскән Равил Җәләлиев, Өлкәннәр көне һәм Корбан бәйрәме уңаеннан, авылдашларын җыеп, мәҗлес үткәрде

Кошман авылында туып-үсеп, хәзерге вакытта Олы Кайбычта яшәүче Равил Җәләлиев өченче ел рәттән, Өлкәннәр көне һәм Корбан бәйрәме уңаеннан, авылдашларын үзенең кафесына, мул итеп корылган табыннар артына мәҗлескә җыйды.

Очрашуга 200дән артык Кошман һәм Урсак урманчылыгы өлкәннәре чакырылган. Шуларның 100дән артыгы кафега килгән иде. 


Ак яулыклы апаларны, чигүле түбәтәй кигән абыйларны махсус автобус, район үзәгенә алып килеп, мәҗлестән соң кире өйләренә кайтарып куйды. Казан шәһәреннән килгән артист Фәнис Кәлимуллин мәҗлесне алып та барды, җырлады да. Равил абый һәм аның тормыш иптәше Илсөя апа һәр кунакны ачык йөз белән куанып каршы алды, хәл-әхвәлләрен сорашты. Әлеге чарага район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин да килде. Кайбыч мөхтәсибе Дамир хәзрәт Гыйниятуллин, Югары һәм Түбән Кошман мәчетләре имам-хатыйблары Фәрит хәзрәт Фәйзуллин белән Ибраһим хәзрәт Сабиров тарафыннан Коръән сүрәләреннән аятьләр яңгырады. Дамир хәзрәт әти-әниләрне хөрмәт итү, туганлык җепләрен саклау һәм ныгыту, мохтаҗларны кайгырту турында үтемле вәгазьләр сөйләде. 


Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, өлкәннәрне бәйрәм белән котлады. Корбан чалдырып, аларны бергә җыеп зурлаганы өчен Равил Җәләлиевка рәхмәт әйтте. 
Авыл җирлеге башлыгы Лилия Сафина да абый-апаларга теләкләрен, мәҗлесне оештыручыга рәхмәтен җиткерде. Социаль яклау бүлеге начальнигы Чулпан Камалиева Өлкәннәр ункөнлегенең тарихына тукталды. Озак еллар фермада сыер савучы булып эшләп лаеклы ялга чыккан Халидә апа Кадыйрова Равил Җәләлиевның эшләгән игелекләре үзенә һәм гаиләсенә меңе белән кайтуын теләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев