Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Кошманнан 90 яшьлек Вәсилә Сафиуллина: «Аска салам җәеп, өскә печән ябынып йоклаган чаклар да булды»

Ак яулыклы, пакъ күңелле күршебез, Кошман авылында яшәүче тыл хезмәтчәне Вәсилә әби Сафиуллина да туксан яшен тутырды. Шул уңайдан илебез Президенты Владимир Путинның котлау хатын, район башлыгы Альберт Рәхмәтуллинның открыткасын һәм истәлекле бүләген зурлап тапшырдылар үзенә. Юбилярны котларга район башлыгының ришвәтчелеккә каршы көрәш мәсьәләләре буенча ярдәмчесе Фәния Петухова һәм авыл җирлеге башлыгы Лилия Сафина килде. Туксан яшь дип әйтүе генә җиңел, шул гомер эчендә Вәсилә апага, шатлык-куанычларын гына татып калмыйча, шактый кыен ашарга да туры килә. 

Һәркемгә ачык йөзле, җор телле әбекәй эштән кайткан чагында безне капка төбендә еш каршы ала. «Ишектән кергәндә әгузе бисмилланы әйтегез, җеннәр иярә күрмәсен!», - дип үгет-нәсыйхәтен дә бирә, барыбызга да иман байлыгы тели ул. 
Вәсилә Сафиуллина тумышы белән Мөрәле авылыннан. Колындай балачагын, яшүсмер елларын каһәр төшкән сугыш урлаган. Матур күлмәкле курчаклар белән уйнап үсәргә насыйп булмый аңа, хәзерге буын балаларының төшенә дә кермәгән физик хезмәткә җигелә. 
- Өч анадан сигез бала үстек без. Әтием Зиннәтулланың беренче хатыны ике бала тапкан. Ул вафат булганнан соң, кабат өйләнгән. Икенче хатыныннан да ике баласы туган. Ул да, ике бала табып, гүр иясе була. Әтием өченче тапкыр әниебез Кәримәгә өйләнә, аннан без, дүрт бала туганбыз. Миңа алты ай булганда әти дә мәңгелеккә киткән, - диде Вәсилә апа. 
Сугыш башланганда 13 яшь була аңа. Бу дәһшәтле чорда аларны, әле балалыктан да чыгып бетмәгән үсмерләрне, Карамасар урманнарына утын кисәргә җибәрәләр. Нихәл генә түзделәр икән ул чагында? Чатнама суыкларда кул пычкысы белән агач кискәннәре күз алдына килә дә, тәннәр чымырдап китә. Әле бит кисү генә түгел, ташырга да кирәк. Моның өчен юлны су сибеп катырганнар да, агачны чаналарга төяп, шул юлдан ташыганнар. Ул чагында шул тирәдә эшләгән пленга алынган немецлар, аларны кызганып булыша торган булалар. Кул көче белән көненә биш кубометрга кадәр урман кискәннәр. «Немецлар белән эшләргә туры килер дип уйлап та карамадык. Рәхмәт үзләренә, мәрхәмәтле булдылар», - дип искә ала әби ул көннәрне. 
Илгә җиңү килгәннән соң да гомер юлы авыр хезмәттән аерылгысыз була аның. Горький шәһәрендә тимер юл төзелешенә, Молотов урманнарында торф чыгарырга җибәрәләр. Кошман авылына кияүгә килгәч тә, хезмәте урман белән бәйле була. Алты ел урманчылыкта эшли – агач утырталар, яшь имәнлекләрне утыйлар. Колхозда дуңгызлар да карый Вәсилә апа. Алар бетерелгәч, буаз сыерларны тапшыралар. Тегермәнен тартырга да, гектар-гектар чөгендерен эшкәртергә дә, кыскасы, нинди эш бар, барысын да башкарырга туры килә аңа. 
Тормыш иптәше Хәлил абый күптән мәрхүм инде. Дүрт бала тәрбияләп үстергәннәр. Камил белән Илсияләре Мәскәүдә, Фаил абый белән Люция апа Кошманда яши. Барысы да гаиләле. Вәсилә әбиебезнең сигез оныгы, бер оныкчыгы бар. Улы Фаил һәм килене Гөлия тәрбиясендә төп нигездә гомер итә. Бер-берсен аңлап, хөрмәт итеп, бәхетнең кадерен белеп яшиләр бу йортта. Сафиуллиннар гаиләсе барыбыз да үрнәк алырлык. 
- Әниебез бик акыллы, сабыр кеше безнең. Ул беркайчан да эчендәгесен тышка чыгармады, байлыкка кызыкмады, булганына мең шөкер итеп яши. Күпме еллар бергә гомер итеп, аның миңа беркайчан да бер сүз әйткәне, каты бәрелгәне, әрләшкәнебез булмады, - диде килене Гөлия апа. 
Килен каенана туфрагыннан, диләр, Гөлия апа үзе дә сабыр, һәркемгә ачык йөзле. Вәсилә апа өчен «әни» дип өзелеп тора, кадер-хөрмәтен, тәмле сүзен кызганмый. Заманында авырлыкларны күп күргән язмам герое бүген бик бәхетле. 
- Әтиебез сугыш инвалиды булганга, әниебезгә ир-ат эшенә дә, хатын-кызныкына да җигелергә туры. Арба да тартты, агач та екты ул. Шушы яшенә җитүен, бүгенге рәхәт тормышны да күрүен хезмәтенә күрә хөрмәтедер дип уйлыйм мин, - диде улы Фаил абый. 
- Әни карынында чагында нәрсә язылган, шуны күрәбез. Аска салам җәеп, өскә печән ябынып йоклаган чаклар да булды. Без үскәндә мичкә дә салам ягалар иде, - диде Вәсилә Сафиуллина. - Ходаема шөкер, хәзерге рәхәт заманны да күрергә насыйп итте. Хөкүмәтебезгә, илебез,

  • районыбыз җитәкчелегенә, мине зурлап котлап килүчеләргә рәхмәт. Сугыш күрмәгән кешеләр – иң бәхетлеләр. Ил-көннәребез тыныч булсын, бу афәтләре кабатланмасын. 
    Үзеңә дә теләкләрнең иң изгесен юллыйбыз, Вәсилә әби. Әле тагын озак еллар буе шулай капка төбенә чыгып, безне эштән каршы ал, яме. Синең догаларың, изге сүзләрең барыбызга да кирәк әле. Сәламәтлек беркайчан да ташламасын, оныкларың Шамил белән Рамилнең дә балаларын тибрәтеп, бишек җырын көләп утырырга язсын сиңа. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев