Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Кошман авылында яшәүче Сәлимә Хәмидуллина махсус операциядә катнашучы улы турында сөйли

Җиргә матурлыкны, илгә батырлыкны сез бирәсез, гүзәл әниләр, дип җырлыйлар. Кошман авылында яшәүче Сәлимә Хәмидуллина да чын Ватан сакчысын үстергән ана. Аның улы Зөлфәт хәзерге вакытта махсус хәрби операция зонасында хезмәт итә.

Сәлимә апа озак еллар буена фермада эшләгән — сыерын да сауган, бозаулар да караган. Хәзерге вакытта лаеклы ялда, улы Илнур, килене Лилия һәм оныклары белән гомер кичерә. Кызы Гөлгенә шулай ук Кошманда, олы улы Илсур да гаиләсе белән шушы авылда яши. Дүрт баласының кечесе — Зөлфәте генә хәзерге вакытта бик еракта — Украинада.
— Улым махсус операциягә кадәр машина йөртүче булып эшләде, ерак шәһәрләргә йөк ташыды, — дип башлады сүзен Сәлимә Хәмидуллина. — Шундый рейсларның берсеннән кайтып кергәч, узган елның 21 сентябрендә аңа повестка килде. Апас һәм Кайбыч районнары хәрби комиссариатында исәптә тора. Качып йөрмәде, тиз арада җыенып, җыелу урынына чыгып та китте. «Улым, яңадан эшеңә барасыңмы әллә?» — дип әйтеп тә карадым. Җавабы кыска булды: «Әй, әни, без күрәсен кеше күрми бит. Язмышыңа язылса, тыныч тормышта да әллә ниләр була ала. Алай ярамый, барам!»

Ул көннәрне кабат хәтерендә яңарту җиңел булмаса да, Сәлимә апа йөрәк парәсе турында сөйләргә каршы килмәде. «Улым әтисеннән дүрт яшьлек булып калды. Аны томанлы гына хәтерли, әтисенең мотоциклга утыртып йөрткәне исендә калган, — диде Сәлимә апа. — Зөлфәтем акыллы бала булып үсте, әйткән сүздән чыкмады. Бигрәк ярдәмчел инде үзе. Чис­та һәм пөхтә дә ул. Кечкенәдән кием-салымын тәртиптә тотарга өйрәнде. Үзебезнең авылда тугыз ел укыды. Класслары бердәм, дус булды. Бер-берсе өчен өзелеп торалар. Үскәндә генә түгел, хәзер дә шундыйлар. Андый классны күргәнем дә, ишеткәнем дә юк. „Зөлфәт!“ дип кенә торалар бит. Күчтәнәчләрен алып, хәзер килеп җитәләр. Мәктәпне тәмамлаганнарына быел 20 ел тулды. Шул уңайдан очрашулары булды. Кереп, исәнләшеп, минем хәлләремне дә сорашып чыктылар. Зөлфәт ялга кайткач, кабат җыелдылар.
Мәктәпне тәмамлагач, „Улым, берәр төрле һөнәр алыр­сың, дип“, укырга керү өчен Тәтешкә алып киттем. Юл буе күңелсезләнеп барды инде. Имтиханнарын уңышлы гына биреп, агрономнар әзерләү бүлегенә укырга керде. Сынауларны тапшыра алмыйча елап кайтучылар да булды. Зөлфәткә фатир табып, 31 август көнне юлга җыендык. Әй, барасым килми бит, әни», — дисә дә, «Алай ярамый, укырга кирәк!» дип, барыбер алып киттем. Өч көн узды микән, кайтып төште бит бу. «Атна уртасы бит, ник кайттың, улым?» дим. Елый, мин мәчемне дә, этебезне дә сагындым, миңа кыен анда, ди. Ярар, алайса мин әйтәм, шофер булырсың! Ул чагында Кайбычта училище бар иде, шунда укыды. Аннары ике ел солдатта булды. Анда чагында командирыннан бик күп рәхмәт хатлары килде.

Армиядән кайткач, Зөлфәт «Иии, әни, син мине укырга алып бардың, ник мин шул вакытта кире кайттым икән?» — диде. Тормыш итү өчен һөнәр кирәклеге исенә төште. Апаска барып, прицеплы машиналар йөртергә укыды. Шул чагында Югары Балтай авылыннан Алсинә исемле кыз белән танышып, гаилә кордылар. Бик матур яшиләр. Үз тырышлыклары белән тиенләп диярлек акча җыеп, Казанда ипотекага фатир алдылар. Зөлфәт махсус операциягә киткәнче, аны түләп тә бетерделәр. Ике балалары үсеп килә. Азалия өченче класста укый, Инсаф беренчегә керде. Улымның кыска вакытлы ялга кайткан чагы иде. Оныкларны мәктәпкә бергәләп озаттылар.

Оныклар дигәннән, өйдәге оныгым Ислам җәй көне Кошман мәктәбе лагерена йөрде. Ул чагында киленем көне буе эштә булганлыктан, Инсаф та вакытлыча яшәп торырга безгә кайтты. Ислам абыйсы белән бергә аның да лагерьга йөрисе килде. Шул гозер белән мәктәп директоры Фәнис Гыйниятуллин янына киттем. Берсүзсез ризалашты, апа, китерегез, рәхәтләнеп йөрсен, диде. Фәниснең үзенә, укытучыларыннан башлап, пешекчеләренә кадәр рәхмәт. Бездә яшәми дип, кырын какмадылар, шулкадәр тәрбияләделәр оныгымны.
Хатлар язып аралашулар үткәндә калып бара. Улым белән телефон аша хәбәрләшеп торабыз. Әле бер атна элек кенә сөйләштек. «Тиз генә исәнлегеңне белеп алам, әни, син мине сорама. Үзеңнең хәлләреңне сөйлә. Авылда нинди яңалыклар бар? Күрше-күлән нихәл?» —ди.

Махсус операциядә дә шофер ул, хәрби часть командирын йөртә. Сержант званиесен алды. Командирыннан рәхмәт хаты да килде.
«Хөрмәтле Сәлимә Шәйхулла кызы! Сезнең улыгыз Хәмидуллин Зөлфәт Мансур улы хәрби бурычын намус белән үти. Иптәшләре һәм командирлары арасында абруй һәм хөрмәт казанды. Зөлфәт Мансур улы — югары әхлакый сыйфатлар, хәрби антка тугрылык үрнәге. Командованиесе исеменнән һәм шәхсән үземнән сезгә, Сәлимә Шәйхулловна, шундый ул тәрбияләвегез өчен тирән рәхмәтемне белдерәм. Сез чын ил сакчысы үстергәнсез һәм аның белән горурлана аласыз», — диелгән ул хатта.
Улым һәрчак үзем белән бергә күз алдымда йөри. Зөлфәтемне уйламаган бер генә секундым булса да бар микән? Йокысыз үткәргән төннәрне әйтмим дә, аларның исәбе юк. Тизрәк тынычлык урнашып, улларыбыз исән-сау әйләнеп кайтсын иде. Шатлыклы очрашулар насыйп булсын, әниләр дә, хатыннар да балалар да күз яшьләрен түкмәсен!". 
Һәрберебезнең чын күңелдән теләгән изге теләге бу, кабул булсын иде, берүк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев