Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Кошман авылында Сайрановларның крестьян-фермер хуҗалыгы үсә

Кошман авылында кошчылык фермасы ачылды. Ул дәүләт ярдәмендә төзелгән.

Шушы авылда яшәүче Динә Сайранова, “Агростартап” бәйгесендә катнашып, 1 миллион 500 мең сумга якын грант откан иде. Әлеге грант акчасына 5 мең тавык үстерү өчен ферма төзеткәннәр. Эшчәнлекне тормыш иптәше- фермер Рушан Сайранов белән бергә алып баралар.
Ферманы ачуда район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, башкарма комитет җитәкчесе Алексей Макаров, икътисад мәсьәләләре буенча урынбасары Эльвира Заһидуллина, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Радик Камалетдинов, ветеринария берләшмәсе начальнигы Илсур Зиадиев, авыл җирлеге башлыгы Лилия Сафина, Кошман мәчете имамы Фәрит хәзрәт Фәйзуллин һәм башкалар катнашты. Фәрит хәзрәт Коръән сурәләре укыганнан соң, ферманың эченә үттеләр.
Альберт Илгизәрович ферма хуҗаларыннан эшне оештыру, чебиләрне кайтарту, карау, ашату тәртибе, нинди азык кулланулары, бер елда ферманың рентабльлелеге турында сорашты, уңышлар теләде.
Хәзерге вакытта тавык фермасының беренче бинасында йомырка сала торган 3 мең кызыл тавык, икенчесендә 5 мең баш бройлер чеби асрала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

9

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев