Кошман бабачыларының даны еракларга таралган
Һәркемгә туган-үскән җире газиз һәм якын, һәркем аның үткәнен белергә тиеш. Шуңа да туган авылым Кошманның тарихын, бабачыларның буыннан-буынга килгәнме икәнлеген өйрәнүне максат итеп куйдым.
Кошман авылы район үзәге Олы Кайбычтан биш чакрым ераклыкта урнашкан. Авыл атамасы Казан ханлыгы чоры документларында, 1565-1567 елларны эченә алган Зөя өязенең теркәү кенәгәләрендә, шулай ук татар халкының авыз иҗаты әсәрләрендә һәм башка тарихи чыганакларда еш кабатлана. Авылыбыз борынгыдан яхшы хәлле, нык авыллардан саналган. Үзен, гаиләсен, нәсел-ыруын тәэмин итү өчен нинди генә һөнәрләргә өйрәнмәгән ул. Шулар арасында иң күренеклесе һәм тирә-юньдә данлысы, әлбәттә, сөннәтчеләр. Халык арасында авылыбызны «бабачылар» дип атау бүгенге көндә дә очрый әле.
Тарихчыларны да кызыксындыра бу мәсьәлә. Мин дә үземнең төп юнәлешем итеп, Кошман бабачылары турында өйрәнүне максат итеп куйдым.
Татар халкының ислам динен кабул итүенә мең елдан артык дәвер узды. Шушы вакыт аралыгында фәкать ислам һәм аның йолалары белән бәйләнешле шәҗәрәләр барлыкка килгән.
Тарихчы, галим Марсель Әхмәтҗановның «Татар шәҗәрәләре» дип исемләнгән китабында Кошман сөннәтчеләренең Сәлман Фәрси нәселенә бәйләнешен күрсәткән язмалары сакланган. Ул бу мәгълүматны Кошман бабачысы Шәкүр бабай Фәизов шәҗәрәсендә дә күргән. Мөселманнар арасында ир балаларны сөннәткә утырту хокукын Мөхәммәд галәйһиссәлам Сәлман Фарси нәселенә генә йөкләгән. Сәлман Фарси разыйаллаһу нәселеннән Айас баба шәһре Казанда әксәр (күпчелек) еллар торгач, Казаннан 25 чакрым, Зөя елгасы яныннан унбиш чакрым ераклыктагы Бишбатманга күченә. Анда ничә йөз ел соңында Бишбатман кяферләре илән ихтыяр кылышып, Кошман дигән елгага күчеп, ягъни, алыштырылып, кяферләр Бишбатманга китә. Кошман елгасы буенда бәгъзесе Сәлман Фарси нәселеннән, вә бәгъзесе гайре нәселдән бергә җыелып, Кошман карьясендә калдылар.
Кошмандагы җәмәгатьләр төрле нәселдән җыелганнар. Әмма Сәлман Фарси нәселләре расрак Гарәп телендә «сөннәт» сүзе «гадәт» мәгънәсендә килә.
Бу мәгънәдә «сөннәт» сүзе Коръәни-Кәримдә дә, хәдисләрдә дә очрый. Мәсәлән «Әл-Әнфәл» сүрәсенең 38 нче аятендә Раббыбыз: «Көферлек кылучыларга әйт: «Әгәр (көферлектән) туктасалар, үткәннәре аларга кичерелер. Әгәр (көферлеккә) кайтсалар, әүвәлгеләрнең (элеккеләрнең) инде гадәте узды (ягъни үзләренең көферлек гадәтләренә карата җәзаларын алдылар инде)», — дип әйтә. Кайбер мөселман халыклары «сөннәт» сүзен күбрәк ниндидер бер төрле гадәт өчен куллана. Мәсәлән, безнең якларда мөселман малайларын кечкенәдән сөннәткә утырту гадәте бар.
Кошман авылыннан чыккан бабачылар нәселләре Әлмәт, Бишмунча, Баулы, Ярмәкәй төбәкләрендә очрый. Арча төбәгендәге Масра авылының да Кошманга бәйләнеше бар. Барлык шәҗәрә текстларын чагыштырып караганда, Сәлман Фарси, Идегәй нәселләренең Нугай Урдасыннан чыкканлыгы тоемлана. Шулай ук Лениногорск районының Шөгер авылы имамнары шәҗәрәләрендә дә Гаяз бабай Кошман дигән илдә туган һәм Зөя каласы астында Бишбатман дигән илдә торган элгәре һәм Гаяз илә Арслан икесе бертуганнар иде дип күрсәтелә.
Бу кулъязма Ризаэддин бине Фәхретдингә дә барып тоташа, сәбәбе — нәсел бәйләнешләре булуда. Кошман бабачылары шәҗәрәсендә Казанда Шаһгали ханлыгы вакытында булган бер хәл һәм нәселнең иштәк арасына таралу хәбәре кызыклы. Моннан Тау ягы татарларының Урал буйларын башкорт җире дип түгел, иштәкләр җире дип санаулары мәгълүм була.
Сөннәткә утырту йоласы байтак илләрне үтеп ныгыган. АКШта, әнә, яңа туган малайларның байтагын бала табу йортында ук сөннәтләп җибәрәләр икән.
Тәуратта исә малайларга туганнан соң сигезенче көндә операция ясалуы турында әйтелә. Баланың шулчак тизрәк савыгуы билгеле икән.
Кошманлыларның, әлбәттә, үз вакытлары булган. Көз якынлашканда, кыр-бакча эшләрен төгәллиләр дә, кайсы биштәрен асып, кайсы атына утырып, изге эшкә чыгып китә. Сембер, Самара якларына, хәтта Үзбәкстан, Казакъстан, Урта Азиягә барып чыгалар. Дин кысрыкланган чакта сөннәт гамәлен тыялар иде. Качып-посып йөрүләр гадәткә керә. Хәер, ул чагында да Кошманның кыю, куркусыз сөннәтчеләре була.
Алар борынгы йоланы шаукым аша бүгенгәчә алып чыктылар.
Мөселман татарлары арасында дини йоланы сөннәткә утыртуны башкарып йөрүче, нәселдән килгән бабачылар булган дибез. Авыл старостасының мөһере сугылган шундый документларның төп нөсхәсе 1974 елда Арча төбәгенең Иске Масра авылында табыла. Шулай ук Кошман авылында туып- үскән бабам Сафиулла улы Хәлилулла сөннәтен үтәүдә үзенең зур өлешен кертә һәм бу өлкәдә 50 елдан артык хезмәт күрсәтә. Ул 1897 елда дөньяга килә. Әтисе Сафиулла бабай, әнисе Мәфрүзә исемле була.
Сафиулла бабай авылның балта остасы була. Ул бурап төзегән ат абзарлары безнең вакытта да бар иде әле. Бераз кул астына керә башлагач, Сафиулла бабай Хәлилулла бабайны үзе белән бригадасына ияртеп, Чувашия якларына өй салырга ияртеп китә. Ләкин бабайның кулы әтисенеке кебек балтага ияләшә алмый.
Бер тәрәзә яңагын юынганда, бозган өчен чуваш абзые ачулана, ул артельдән аерылып кайтып китә. Аннан соң авылның сөннәтче Сәгъди бабайга ияреп, сөннәтчелек эше белән чыгып китә. Бу җәй башы була, ә инде көз көне, карлар төшкәч, ул әтиләрен яхшы атка утыртып каршы алырга бара. Ул вакытта бер ат яхшы машина бәясе булган. Шулай ул Сәгъди бабай белән изге эшкә йөри башлый, көннән- көн әлеге эшнең нечкәлекләрен күбрәк белә, бала сидеге белән тәндәге җәрәхәт тизрәк төзәлә дип әйтә иде. Ә инде өйләнгәч, Сәгъди бабай белән Шәрифә карчыкны карарга аларга күчә. Сәгъди бабай үлгәч тә аның каберен чистартып, чардуганын буяп торганы минем әле бераз хәтеремдә. Элек авылның абруйлы кешеләрен — имамнарын, мәэзиннәрне бер җиргә күмгәннәр һәм Сәгъди бабай да алар арасында була.
Бервакыт, Сәгъди бабай исән чагында, аның янына Әстерхан шәһәреннән бер байның приказчигы килә. Байның малаен кемдер сөннәткә утырткан булган, ләкин ялгышлык җибәрү аркасында малай кече йомышын үти алмаган. Сәгъди бабай, олы кеше буларак, «Мин андый ерак юлга чыгып китә алмыйм», — дип, шул кешегә минем бабама барырга куша. Шулай итеп, бабам приказчик белән Әстерханга юл тота. Баланы дөрес итеп сөннәтләгәч, бай бик шатлана һәм бабайны бер ай дәвамында кунак итә.
Ул аннан бик күп бүләкләр белән кайта. Берничә толып та алып кайта. Шул вакытта кунакка Өфе шәһәреннән мөфти килә һәм бабайга «Бөтен Россия буенча сөннәткә утыртырга хокукы бар» дигән белешмә (справка) бирә. Ләкин ул белешмәне ахыргы көннәренә кадәр саклый алмый.
1960 еллар тирәсендә Яшел Үзән шәһәрендә бер гаилә тумыштан авыру булган баланы сөннәткә утыртырга сөйләшә. Табиблар ул балага бернинди дә өмет, ышаныч бирми. «Бу бала яшәмәячәк, ул барыбер үләчәк», — дип әйтәләр. Әбиләре бик дини булу сәбәпле, «үлгәнче сөннәткә утыртасы иде», дигән теләген белдерә, бабайны чакыралар.
Бу бала берничә көннән үлә һәм тикшерүче (следователь), бабайны кич белән кулга ала. Ул вакытта Кайбычта төрмә була, шунда кич кунгач, иртән Яшел Үзән шәһәренә алып китәләр. Анда очный ставка була, берничә сөннәтче бабай һәм баланың әти-әнисе, әбисе дә шунда. Тикшерүче бабайны күрсәткәч, алар, ул түгел, дип әйтә. Бу инде әбинең уйлап чыгарылган планы була, чөнки ул барсын да үз өстенә ала. Малайны әти-әнисе ризалыгыннан башка, алар эшкә киткәч, мин сөннәткә утырттырдым, дип әйтә. Бабайны бер атна чамасы тоткач кына кайтаралар һәм шулвакыт тикшерүче справканы ертып ташлый. Ләкин шундый авырлыкларга да карамастан, иге эштә йөрүен дәвам итә. Ул үзе бик оста ветеринар, мал врачы була, сыерларның буазлыгын белү өчен кулын сыерның сыртыннан гына йөртеп чыккан һәм ничә айлык бозавы бар икәнен дә әйткән.
Бездән беркайчан да кеше өзелеп тормады. Җәй көне безнең йорт кунакханә кебек була иде, чөнки балаларны өйгә дә алып киләләр, алар берничә көн бездә торып китә иде. Шул ук вакытта бездә дару ясый торган лаборатория бар иде. Даруны мал-туар өчен генә түгел, кешеләр өчен дә ясый иде. Теше сызлаучыларга мышьяк ясап куя иде, цианистый калий дигән агу һәм тагын нинди генә дарулар юк иде. Ә инде балаларның яраларына сиптерергә йодофарм белән пенициллин ясый һәм аларны, аерым доза белән төреп, әти-әниләренә бирә иде. Боларын мин әтидән ишетеп калдым. Бабай олыгайгач, әти дә бераз сөннәтчелек белән шөгыльләнеп алды. Бу инде 1980 еллар иде. Бу вакытта авылда тагын ике кеше йөрде, соңрак балаларны хирургларга тапшыра башладылар.
Безнең авылның сөннәтче бабалары — абыйлы-энеле Фәизов Шәкүр, Зариф бабайлар (Үзбәкстан якларында йөргәннәр), Садриев Гыйльметдин (1935 елгы),
Сираҗиев Ярхәм (Омск шәһәреннән Казахстанга кадәр йөргәннәр), Сираҗиев Әкрам Сираҗи улы (Казахстан, Кытай чигенә кадәр йөргән), Мотыйгуллин Габдулла Нурулла улы (соңгы сөннәтче) .
Без туган төбәгебез тарихын ныграк өйрәнәбез икән, аның киләчәге турында да тирәнрәк уйланырбыз дигән нигез бар. Үткәнебез турында мәгълүматлар табу, тарихи фактларны ачу һәркемнең кулыннан килә. Мәктәпләрдә туган якны өйрәнү эшен тагын да киңрәк җәелдерсәк, әлегә исән булган өлкән яшьтәге кешеләр белән очрашсак, аларның истәлекләрен, сөйләгәннәрен язып алсак, туган ягыбыз безгә үзенең кабатланмас тарихы һәм матур үзенчәлекләре белән тагын да тирәнрәк ачылыр иде.
Аны белү, тарихи истәлекләрне бергә туплау, саклау безгә тормышта үз урыныбызны табарга, Ватаныбызга файдалы булып үсәргә ярдәм итәр. Һәрбер яңа буынның язмышы үткән заман белән аерылгысыз бәйләнештә тора. Бүгенге материаль һәм рухи культурабызның, барлык казанышларыбыз һәм җиңүләребезнең чыганагы әнә шуннан килә. Үзләреннән соң югалмас исемнәр калдырган авылым сөннәтчеләре хакында күп уйланам, аларның хезмәт белән бизәлгән тормыш юлы күпләр өчен сок­ланырлык өлге булуын күзаллыйм. Һәм шушы бай тарихы булган Кошман авылында тууым белән бик горурланам.
Илфар Сафиуллин,
Олы Урсак авылы
имам-хатыйбы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев