Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Кошман һөнәрчеләренең даны еракларга таралган

Туган авылымның гореф-гадәтләре сокланырлык.

Язучы Туфан ага Миңнуллин үзен депутат итеп сайлаган халык белән даими очраша иде. Безнең авылга — Кошманга да килеп чыкты ул.
Яраткан язучысын, ягъни тере Туфанны күрү, ишетү теләге белән бөтен халык мәктәпкә ашыкты. Актлар залы шыгрым тулды. Ачыктан-ачык сөйләшүләр, аралашулар, наказлар, тәкъдимнәр... Халык сорау арты сорау яудырды. Гөлсинә ханым Сафиуллина торып басты да:
— Туфан абый, безнең авылда сөннәтчеләр яшәгәнен беләсезме? Әле аларның берсе мин килен булып төшкән йортта яши иде. Мин — сөннәтче бабай килене. Шул хакта берәр нәрсә яза алмассызмы? — диде.
Туфан ага уйланып торды да көлемсерәп куйды һәм бу хакта матбугатта язып чыгарга вәгъдә бирде. Ләкин аңа авылдашларымның теләген тормышка ашыру насыйп булмады...
Ул чакта Туфан абый, имзасын салып, миңа «Сәхнә» журналын бүләк иткән иде. Журнал өстәлемдә тора, кадерле ядкарь итеп саклыйм. Басмадагы «Зөһрәгә исәнлек-саулык теләп, М. Туфан» дигән сүзләрне укыгач, колагымда язучының көр, гөрелдәвек тавышы яңгыраган сыман тоела. Уйчан карашы, калын кысалы күзлеге, чал кергән, бөдрәләнеп торган чәче — Туфан абыйның йөзе күз алдына килә. Аның белән очрашуда авылдашым Гөлсинәнең сөннәтчеләр турында биргән соравы хакында уйлап йөрдем дә, авылым һөнәрчеләре турында язарга утырдым.

Мәлик кәрҗиннәре
Уң як күршем Мәлик абый Шиһапов бакыйлыкка күчкәнче тал чыбыгыннан каз оялары, кәрҗин-тырыслар үрде. Үзе генә түгел, бөтен гаиләсе белән идәнгә тезелешеп утырып, тал чыбыгыннан искиткеч нәрсәләр ясыйлар иде. Күмәкләшеп, күңелле итеп эшләгәч, аларда көн дә бәйрәм сыман тоела иде безгә. Һөнәр ашарга сорамый, үзе ашата, ди мәкаль. Товар булгач, гаиләгә акча да керә бит инде. Пөхтә, тырыш Мәлик абый гомере буе ат җигеп эшләде. Әни: «Бигрәк уңган инде күрше Мәлик абыегыз, нинди эшкә керешсә дә, булдырмыйча туктамый. Әле генә эштән кайтканын күргән идем, кай арада бер чана тал чыбыгы кисеп кайтырга да өлгергән!» — дип шакката иде.
Авылдашлар күрше абый кәрҗиннәрен әле дә искә ала. Кайбер йортларда алар бүген дә саклана. Мәлик абый үзебезнең авыл хылкын гына түгел, күңел җылысы биреп үргән кәрҗиннәре белән тирә-күрше авылларны да тәэмин итте. Игелекле күршемнең урыны оҗмахта булсын иде.
Итекчеләр
Белгәнемчә, Федоровское авылында сарык йоны тетә торган машиналар бар иде. Тирә-юнь авыллардан сарык йонын капчык-капчык аскан кешеләр шунда юнәлә, аннан тетелгән йон итек басучылар кулына күчә. Каенатам Габделшәкүр Фәизов һәрвакыт Әбзәл Сәлахов баскан итекләрне киде, безгә дә шул итекчедән алып бирә иде.
Түбән Кошман авылыннан Хафиз Шакиров, Харис Әхмәтшин үз авылларында гына түгел, тирә-юньдә дә атаклы итекчеләр, аларны ерак авыллардан да эзләп киләләр иде. Икесе дә, бакыйлыкка күчкәнче шул һөнәргә тугры калып, халык рәхмәтен ишетеп яшәде.

Кирпеч осталары

Түбән Кошман авылы кешеләре кирпеч сугу осталары буларак та дан тоткан. Сугыштан сыңар аяк белән кайткан Әкрам абый Шәмсетдинов, аның күршеләре Әүхәдулла Рәхимуллин, Хәялетдин Ногманов һәм тагын бик күпләр бала-чагалары белән җыйнаулашып кирпеч сукканнар. Аларның кирпечләре кызуга чыдам, югары сыйфатлы булган, мич төбе өчен файдаланылган. Шуңа бу товарны ерак авыллардан да килеп алганнар.

Тимерчеләр
Хәсән ага Җиһаншин туган колхозында 20 елдан артык тимерче булып эшләгән, хәйран күп заказлар үтәгән.
— «Симәки» колхозындагы Петухов малаена 30 чиләк ясап бирдем, — диде ул, эшләгән чакларын искә төшереп. — Укып йөргән елларда ук, әти ярдәмендә ипи сала торган савытлар, чиләкләр, чүмечләр ясап, Федоровское авылы базарына алып барып сата идем. Шул акчага ашарга, уку кирәк-яраклары ала идек. Тора-бара, әти кебек, мин дә тимерче булып киттем.
Хәсән карт өенең дә һәр бизәген калайдан үзе кисеп ясаган, хәтта, мичен дә үзе чыгарган, итеген дә үзе басып кигән.

Сөннәт — сәламәтлек нигезе
Элекке елларда авылларда һөнәрчеләр күп булган. Аларның бер төре — сөннәтчеләр (безнең якта аларны бабачылар дип тә йөртәләр). Кошман авылы сөннәтчеләре сентябрьнең беренче атнасында, бәрәңгеләрен алып, урнаштырып бетергәннән соң, малайларны сөннәткә утырту өчен ерактагы татар авылларына чыгып китә торган булганнар. Авылдан авылга йөреп, кешеләр белән аралашып, сөннәтнең файдасын, аның чисталык,­ сәламәтлек нигезе булуын аңлатканнар. Халык Кошман сөннәтчеләрен кадерле кунак итеп каршы алган, тәмле ризык­ларыннан табын корып сыйлаган һәм үз кулы белән суккан кызыл башлы сөлгесен бүләк иткән.
Белгәнебезчә, элек дин кушканча яшәргә ирек бирмәгәннәр. Авыл җитәкчеләре, коммунистлар партиясе теш-тырнаклары белән дингә каршы торган. Шуңа да карамастан, гади авыл кешеләре дә, дини йолаларны хөрмәт иткән партия әгъзалары да улларын сөннәткә утырту юлларын тапканнар. Яшерен эшләре ачыкланган очракта партбилетларыннан колак каккан, яисә кулга алынып, хөкем ителгән коммунистлар сөннәтчеләрне сатмаганнар.
Аталы-уллы Хәлилулла һәм Галимулла Сафиуллинарны, Ярхәм ага Сираҗиевны, Шәйхулла Фәйзуллинны һәм нәселләре белән бабачы булган абыйлы-энеле Зариф белән Габделшәкүр Фәизовларны халык сагынып искә ала.


Зөһрә Фәизова, 
Кошман

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев