Кошман мәктәбе яшь армиячеләре махсус операциядә катнашучы авылдашларының якыннарын бәйрәм белән котлады
-
Мәктәбебездә Кызыл Йолдыз ордены кавалеры Мансур Миңнуллин исемендәге отрядның яшь армиячеләре өчен «Патриот» кышкы ял лагеры эшли башлады. Анда унбиш бала йөри", — диде мәктәп директорының укыту-тәрбия эшләре буенча урынбасары Мәдинә Хәмидуллина. — Лагерьның беренче көнендә яшь армиячеләр Украинада барган махсус хәрби операциядә катнашучы авылдашларыбызның якыннарын Яңа ел бәйрәме белән котлады. Аларга исәнлек саулык, сабырлык һәм улларының, әтиләренең, тормыш иптәшләренең сау сәламәт булып, җиңү белән тизрәк әйләнеп кайтуларын теләделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев