Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Кошман мәктәбе укучыларына кулланучылар хокуклары турында сөйләделәр

ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яшел Үзән территориаль органының контроль-инспекция бүлегендәге әйдәүче белгеч-эксперты мәктәп укучыларын кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендәге законнар белән таныштырды.

Рузалия Мингазиева Әбрар Сәгыйди исемендәге Кошман мәктәбенең 8-9 сыйныф укучылары белән очрашуында чыгышын Татарстанның дәүләт алкоголь инспекциясе эшчәнлеге турындагы хикәядән башлады. Укучылар кулланучылар белемнәре нигезләре хакында бик күп файдалы мәгълүмат алды. Аларга, моңа кадәр таныш булмаган теманы үзләштерүне яхшырту өчен, кулланучылар хокукларын яклау тәҗрибәсеннән реаль мисаллар китерелде. Укучылар белән аралашканда, күбесенең кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендәге төп хокукларның яхшы белүләре ачыкланды. Чара вакытында укучыларга мәгълүмати буклетлар таратылды.
Әлеге чара «2014-2020 елларга Татарстан Республикасында кулланучылар хокукларын яклауның комплекслы системасын үстерү» программасын үтәү кысаларында үткәрелде. Бу программа кулланучыларның белемнәрен арттыру максатын күздә тота.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев