Кошман мәктәбе укытучысы «Татар теле — халкым теле» конкурсында җиңү яулады
10-12 апрель көннәрендә Чувашиянең Батыр районында «Сәләт-Батыр» үзәгендә «Татар теле — халкым теле» конкурсы һәм семинарының икенче этабы узды.
Конкурс бер ел дәвамында барды. Ул, беренче чиратта, укытучыларның телне мавыктыргыч итеп укыту осталыкларын ачыклауга юнәлдерелгән. Бәйге һәм семинарның беренче өлеше декабрьдә узды. Ул үзенә Татарстанда, Россия төбәкләрендә, чит илләрдә татар телен, татар әдәбиятын укытучы остазларны җыйды. Икенче этап татар телендә төрле фәннәрне укытучы мөгаллимнәрне колачлый.
Кошман мәктәбенең физика, информатика укытучысы Алмаз Җиһаншин әлеге бәйгедә җиңү яулады.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев