Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Кошман мәктәбендә махсус хәрби операциядән кыска вакытлы ялга кайткан солдат белән очрашу узды

Кошман мәктәбендә укучыларга патриотик тәрбия бирүгә игътибар зур.

 Хәрби операциядә катнашучы Фаил белән очрашу да ватанпәрвәрлек рухында узды. Ул туган авылы Кошманга 30 март кичендә кайткан. Ял көннәре санаулы гына булса да, үзе укыган мәктәпкә барып, белем биргән укытучылары һәм укучылар белән күрешергә вакыт тапты. Очрашуга ул тормыш иптәше Алинә белән бергә килде. Чарада мәктәп ашханәсендә эшләүче апасы Алисә һәм аның балалары Рәдиф белән Азалия дә катнашты. 
Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин исеменнән аның ришвәтчелеккә каршы көрәш буенча ярдәмчесе Равия Камалиева чыгыш ясады. Повестка килүгә, берсүзсез илебезне сакларга чыгып киткән, хәрби бурычын намус белән үтәүче Фаилгә рәхмәтен белдерде. Авыл җирлеге башлыгы Лилия Сафина, мәктәп директоры Фәнис Гыйниятуллин, Фаилгә рус теле һәм әдәбиятыннан белем биргән укытучысы Розалия Садриева да аның турында күңелләрне нечкәртерлек җылы сүзләр әйтте, ихлас теләкләрен җиткерде. Укучылар солдат сөйләгәннәрне игътибар белән тыңлады. Үзләрен кызыксындырган сораулары да шактый иде. Аларга җавап алдылар. Фаил абыйларына бирелгән «Матди-техник тәэмин итүдәге казанышлары өчен» медален кулдан-кулга йөртеп карадылар. Фәнис Гыйниятуллин, очрашу истәлеге итеп, Фаилгә балалар балчыктан үзләре ясаган чүлмәкне бүләк итте. Ул укучыларга солдат абыйлары кебек батыр, кыю булып, туган илебезне яратып үсүләрен теләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев