Кайбыч яңалыклары

"Кайбыч таңнары" газетасы - Кайбыч районы

18+
Рус Тат
Хәбәрләр

Кошман мәктәбендә узган аттестат тапшыру тантанасы мизгелләре

Мәктәп еллары матур бер җыр булып күңелләрдә калсын иде.

Быел районда тугызынчы классны 128 укучы тәмамлады. Кошман мәктәбендә чыгарылышларга аттестатлар тапшыру тантанасында башкарма комитет җитәкчесе Алексей Макаров катнашты.
Мәктәп үзенең унике укучысы белән саубуллашты. Кызыклы дәресләр дә, күңелле тәнәфесләр дә, имтиханнарга әзерләнүләр дә артта калды. Кыңгыраулы мәктәп елларының кире кайтмавын, вакыт узган саен ныграк сагындырачагын аңлаган егет-кызлар моңсу гына елмая. Мәктәп директоры Равилә Гаффарова аларны имтиханнарны уңышлы тапшырулары белән котлады. Бу классның бердәм, актив булуын, спорт ярышларында, төрле бәйгеләрдә уңышка ирешүләрен әйтте. Укучыларга аттестатлар  тапшырды. 
Башкарма комитет җитәкчесе Алексей Макаров та җылы теләкләрен җиткерде.
— Бүген тормышыгызның бер этабына йомгак ясала. Хәзер сез сайлау алдында торасыз. Мәктәптә укуны алга таба дәвам итәргәме, әллә инде көллият, техникумнарда һөнәр үзләштерергәме? Шулай да мин сезгә читкә китәргә ашыкмаска, урта белем алырга киңәш итәм, — диде ул. — Алдагы тормышыгызда уңышлар телим. Кайда гына укысагыз да, эшләсәгез дә, үз мәктәбегезне, укытучыларыгызны онытмагыз!
Ләйсән Әхмәдуллина һәм Айзилә Закирова— уку алдынгылары. Алар мәктәпне «бишле» билгеләренә генә тәмамлады.
Авыл җирлеге башлыгы Лилия Сафина, класс җитәкчеләре Алия Насретдинова, башлангыч классларда  белем биргән Энҗе Баһавиева,  информатика, физика, географиядән  укыткан Алмаз Җиһаншин,  әти-әниләр дә чыгарылышларга иң матур теләкләрен җиткерде. Укучылар барысына да ихлас рәхмәт сүзләрен шигырь һәм җырлар ярдәмендә белдерде. Киләчәкләре дә аларның үзләре кебек матур булсын иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев