Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
Хәбәрләр

Кошман мәктәбенең унбиш укучысы өчен соңгы кыңгырау чыңлады

Бәйрәм якты мизгелләре белән үтеп китте.

Тугызынчы классны тәмамлаучылар өчен кыңгырау чыңы чын мәгънәсендә соңгысы булды. Белем йорты үзенең иң тырыш, батыр һәм матур 15 укучысы белән саубуллашты. Аларны директор Фәнис Гыйниятуллин, башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Фәния Петухова, "ЭКО" мәктәптән тыш эшләр үзәге методисты Алия Мотыйгуллина, авыл җирлеге башлыгы Лилия Сафина, беренче укытучылары Динә Вилданова котлады. Әти-әниләр исеменнән Айдар Шәрәфиев тәбрикләде, чыгарылыш имтиханнарын уңышлы тапшыруларын, хәерле юллар һәм зур уңышлар теләделәр. Беренче классны тәмамлаучы укучылар да аларга атап шигырьләр өйрәнеп килгән. Чыгарылышларның җыр һәм биюләрне үз эченә алган чыгышлары аеруча дулкынландыргыч булды. Көмеш кыңгырау чыңы күңелләрне нечкәртте. Ул, якты юллар теләп, матурлыкка өндәп, мәктәпне тәмамлаучы егет-кызлар белән хушлашты сыман.
Тантаналы линейкада төрле бәйгеләрдә һәм спорт ярышларында уңышка ирешкән укучыларны да бүләкләделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев