Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Кошманда Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 78 еллыгына багышланган митинг узды

Җиңү һәм туган ил турындагы җырлар иртәдән үк олысын да, кечесен дә һәйкәл янынына дәште.

Өч ел рәттән авылыбыз барыбыз өчен дә кадерле булган бу бәйрәмне сугыш ветераннарыннан башка гына каршылады. Дошманга каршы көрәшкән каһарманнарыбыз мәңгелеккә китеп бетсә дә, апрабызда сугыш авырлыкларын күргән ике тыл хезмәтчәне - Рәмзия Гатиятуллина белән Сахара Шәрәфиева һәм әти сүзен әйтергә тилмереп үскән 47 сугыш чоры баласы яши.
Илебез тынычлыгы хакына үзләрен аямаган хөрмәтле өлкәннәребезне район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин һәм шәхсән үз исеменнән котларга дип башкарма комитет җитәкчесенең икътисад мәсьәләләре буенча урынбасары Эльвира Заһидуллина килде. Ул сугыш чоры балалары - Рәмзия Гатиятуллина, Гөлсинә Сафиуллина, Сәлимә Камалова һәм Рәшидә Шиһаповага медаль тапшырды. Бәйрәмгә килә алмаган Әбраретдин Низамиевка аны өенә барып тапшырачаклар. Кошман мәктәбенең яшь армиячеләр отряды һәм җитәкчеләре Мәдинә Хәмидуллина да бүләкләнде.
Котлау һәм рәхмәт сүзләрен авыл җирлеге башлыгы Лилия Сафина, җирле ветераннар Советы рәисе Розалия Садриева да җиткерде.
- Фронтка киткән 375 авылдашыбызның 269 ы туган нигезенә кире әйләнеп кайтмаган, - диде Лилия Сафина. - Без, бүгенге буын, Бөек Җиңү көнен якынайткан ватандашларыбызны һичкайчан онытмаска, һәлак булганнарны данга күмәргә, исәннәр турында һәрчак кайгыртырга тиеш. Быел һәйкәлне яңарттык - 40 авылдашыбызның исем-фамилиясе өстәп язылды. Аларның егермесе - исән кайтучы, егермесе - һәлак булучылар.
Тантанада махсус операциядән ялга кайткан авылдашыбыз Зөлфәт тә катнашты. Бәйрәм мәктәп укучылары әзерләгән эчтәлекле концерт программасы белән дәвам итте. Митингта катнашучылар Бөек Ватан сугышында һәлак булган, кайтканнан соң бакыйлыкка күчкән авылдашларын бер минут тынлык белән искә алды, алар истәлегенә салынган һәйкәлгә чәчәк бәйләмнәре, веноклар куйдылар. Соңыннан барысы да солдат боткасы белән сыйланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев