Кошманда гомер итүче Фатыйховлар туган телне, гореф-гадәтләрне саклауга зур игътибар бирә
Хәзер яшьләр шәһәргә омтыла, гаилә корып, авылда калганнары да өлкәннәр белән яшәргә атлыгып тормый, дигән сүзләрне еш ишетергә туры килә.
Язгөл һәм Данис Фатыйховлар, киресенчә, Кошман авылында төпләнеп, өч балалары һәм әниләре Мәдинә апа белән зур гаилә булып, гөрләтеп гомер итәләр.
«Шәһәрдә яши алмас идек без. Балаларны бер көнгә кунакка алып барып кайтсак кына. Бәхет эзләп хәтта чит илгә кадәр китүчеләр бар. Без аны туган җиребездә таптык. Якыннарың янәшәсендә рәхәтләнеп үз телеңдә сөйләшеп яшәүдән дә зуррак бәхет була аламы икән?! Икебез дә авылда туып-үстек. Монда парлап картаерга язсын», — ди алар.
Язмам геройлары телгә алган картлык алар өчен бик ерак. Фатыйховлар әлегә яшь гаиләләр сафында. Кавышуларына унбиш ел гына булса да, мәхәббәтне юлдаш иткән бу пар күпләргә үрнәк. Данисның исемен атау белән — Язгөл, Язгөл диюгә, Данис күз алдына килеп баса. Аларның танышу һәм гаилә кору тарихы кызыклы булып чыкты. Данисның бертуган апасы Нурия — Язгөлнең туганнан туган абыйсы Альбертның тормыш иптәше. Гаилә башлыгы җизнәсенең сеңлесенә өйләнгән.
«Тимерне кызуында суктым»
— Апа белән җизни өйләнешкәндә, армиядә идем. Хәрби бурычымны үтәп, туган авылым Кошманга кайткач, кунакка чакырдылар. Ул чагында апамнар җизнинең туган авылы Бәрлебашында яши иде, — дип сүз башлады Данис. — Бу авылның кайда икәнлеген дә белмәдем. Насыйп ярым мондадыр, дигән уй күңелемә кереп тә карамады. «Мине Бәрлебашы кызлары белән таныштырасызмы соң?» — дип көлешә-көлешә, апаның телефоныннан номерлар карый башладым. Язгөл исемен күреп алдым һәм «Кем ул?» дип соравымны сизми дә калдым.
Данис, озак уйлап тормый, бу кызның телефонына «Сәлам, матурым! Хәлләрең ничек?» дигән смс хәбәр җибәрә.
— Шуннан башланды инде. Ул вакытта унберенче класста укый идем. Бер ай чамасы язышкач, тугыз ай очрашып йөрдек. Укуны тәмамлагач, Казан федераль университетына укырга кердем, — диде Язгөл.
Шул җәйдә Данис, тәвәккәлләп, сөйгәненә тәкъдим ясый. Озакка сузмый, кыз сорарга килеп тә җитәләр.
— Язгөл унҗиде яшендә иде. Мин — бер ел элек кенә армиядән кайткан егет. Гөлчәчәк әни бәлки шуңа күрә шикләнеп тә калгандыр. Кызларына өйләнергә теләвемне белгәч, «Бала гына бит әле ул», — дип җавап бирде. Мин, кыюланып, «Барыбер алып кайтып китәм», — дидем. Ризалык бирмичә булдыра алмадылар. 2009 елның җәе иде бу. Августта никах укыттык, декабрьдә Язгөлгә унсигез яшь тулды. 2010 елның 19 мартында туй үткәрдек, — дип, Данис гаилә корган вакытларын искә алды. — Тимерне кызуында сугуыма үкенгәнем булмады. Бала гына булып килгән хатыным үсте, укуын тәмамлап, һөнәр дә үзләштерде.
Район үзәгенә йөреп, «Миләшкәй» балалар бакчасында тәрбияче булып эшли. Үзем — юл төзү оешмасында экскаватор машинисты. Әниебез — өебезнең алтын йозагы. Кайчан гына кайтып керсәк тә, йортыбызның ишекләре ачык, аш пешкән, чәй кайнаган. Әни булганга, балалар өчен дә күңел тыныч. Куаныч өстәп, алар да зур үсеп килә. Сөмбелебезгә тиздән ундүрт яшь тула, Данирыбызга — унбер, кечкенәбез Назлыгөл биш яшендә.
— Хатын-кызның бәхете ирдән, диләр. Каенана белән каенатаның киленнәренә булган мөнәсәбәте дә мөһим роль уйный дип уйлыйм мин. Әни үз кызы кебек каршы алганга, яшьли килен булып төшүнең кыенлыгын сизмәдем, — ди Язгөл Фатыйхова. — Хәзер ул лаеклы ялда. Эшкә барасы булмаса да, буш вакыты аз.
Оста куллары бер дә тик тормый — аш-суга да, кул эшләренә дә җитешә. Төрле чаклар була, тормыш бит ул. Яши-яши, гаиләбезнең алтын кагыйдәсен булдырдык: иреңме ул, каенана яки балалармы — бер-береңне ничек бар, шулай кабул итәргә! Синең теге яки бу ягың ошамый, дип кешене үзгәртергә тотынасың икән, тавыш чыгуын көт тә тор. Андый очракта йортның да, күңелнең дә тынычлыгы калмый.
Өйдә дә, эштә дә тел сагында
Фатыйховлар катнашмаган конкурс, фестивальләр бик аздыр, мөгаен. Нинди генә эшкә тотынмасын, аны җиренә җиткерүче Язгөлнең өлгерлегенә кем генә сокланмас икән?!
— Безнең өчен балаларыбызның татарча сөйләшүләре мөһим. Барлык телләргә дә хөрмәтебез зур, аларны өйрәнүләрен хуплыйбыз гына. Ләкин ана телен белеп үссеннәр иде.
Бәйгеләрдә катнашуыбызның төп максаты да — аларга телебезнең байлыгын, матурлыгын күрсәтү. Чыгышларны һәрвакыт үз телебездә әзерлибез, аларны гаиләбез белән өйрәнәбез, — диде Язгөл Фатыйхова. — Туган авылым Бәрлебашында татарлар һәм руслар дус-тату яши. Мәктәптә рус телендә белем бирәләр.
Без укыган вакытта да шулай иде. Ләкин мин дә, яшьтәшләрем дә туган телебезне камил белеп үстек. Моңа дәү әни һәм дәү әтиләребез дә зур йогынты ясагандыр. Алар безнең белән татарча гына сөйләште. Ни дисәң дә, авыл җирендә ана телен саклау күпкә җиңел. Урамга чыгасыңмы, кибеткә керәсеңме — кая гына барсаң да, һәр җирдә үз телебездә сөйләшәләр. Ләкин хәзер авылларда да яшь буынга туган телебезне өйрәтү кыенлашты. Үзебез дә, балалар да гел телефонда. Ә анда күпчелек мәгълүмат русча.
Проблеманың мөһимлеген аңлап, Язгөл Шамил кызы балаларда татар теленә мәхәббәт уяту, ана телендә сөйләшү күнекмәләрен саклау һәм үстерүне максат итеп куя. Балалар бакчасында да шул юнәлештә эшли. «Акыллы уеннар» проекты буенча тренерлыкка укып кайткан. Ул ТР Рәисе каршындагы Татар телен һәм
Татарстанда яшәүче халыкларның туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәмендә гамәлгә ашырыла. Быел, әлеге проектка нигезләнеп, түгәрәк алып барырга җыена. Үзе эшләгән төркемгә йөрүче ике бала — Мансур Нигъмәтуллин һәм Кәрим Гарифуллин белән «Акыллы уеннар» беренче республикакүләм чемпионатында катнашкан.
Тырыш хезмәтенең нәтиҗәсе Язгөл Фатыйхованы һөнәри осталык бәйгесендә дә сөендерде. Ул «Ел тәрбиячесе — 2023» бәйгесенең «Туган телдә тәрбия һәм белем бирү төркеме тәрбиячесе» номинациясендә район, зона этапларында җиңү яулады. Республика турында уңышлы чыгыш ясады.
Дәү әниле булу рәхәт
Бәйге һәм фестивальләрдә катнашу өчен сөйләргә генә түгел, костюмнар табарга, сәхнәне матур итеп бизәргә дә кирәк бит әле. Бу яктан Фатыйховларга бер дә борчыласы юк. Мәдинә апа тегү машинасын кабыза һәм матурлык тудырырга керешә. Тәрбияче булып эшләгәч, Язгөлгә нинди генә чаралар үткәрергә туры килми.
— Әни — минем уң кулым, булышчым. Өйдә генә түгел, эшемдә дә ярдәмчем ул. Уй-фикерләремә каршы килми, һәрвакыт хуплый. Эшне икәү тиз һәм җиңел генә башкарып куябыз. Кулларыннан куансын, барысына да оста ул, — ди Язгөл.
— Киленем үзе дә булган, иҗади кеше. Идеяләре туып кына тора, — ди Мәдинә апа.
Ул Язгөлне ярты сүздән аңлап, шул идеяләрне тормышка ашырырга булыша. Әнә, Мәдинә апа теккән чәчәкле тәрәзә пәрдәләре, өстәл җәймәсе, карават япмасы белән бизәгәннәр дә, сәхнәдә уйнарга бер дигән татар өе килеп чыккан. Каз өмәсе йоласын сәхнәләштерергә казлар кирәк булган, өч пар түшкәне Мәдинә апа үз куллары белән ясаган. Нәкъ чын кебек! Алъяпкыч, яулык, пәрдә, җәймәләрне өлгерткәч, аларга, яулыклардан кисеп алып, чәчәкле бизәкләр тегә. Чигелгән кебек килеп чыга.
— Балалар өчен бигрәк тә яратып тегәм. Аларны сөендерү — үзе бер бәхет. Милли бизәкләребез, халкыбызның күңел җәүһәрләре югалмасын. Хәзерге һәм киләчәк буыннар аларны белеп, күреп, өйрәнеп үссен иде, — дип тели кечкенәдән кул эшләренә хирыс Мәдинә апа.
Әби-бабайлы өйдә рәхәт шул. Алар оныкларына бишек җырлары көйли, әкиятләр сөйли, гореф-гадәтләрне, йолаларны аңлата, догалар өйрәтә. Сөмбел, Данир һәм Назлыгөл дә — дәү әни тәрбиясе алып үсүче бәхетле оныклар.
— Әни саваплы гамәлләре белән дә үрнәк ул. Җәйге дини укулар вакытында балаларны авыл мәдрәсәсендә тәмле ашлар белән сыйлый. Күптән түгел мәчеткә ашханә төзеделәр. Ул чагында да эшчеләрне ашатты. Дини укуларга Сөмбел белән Данир да ел саен йөри. Догалар, намаз уку тәртибен өйрәнделәр. Улыбыз рамазан аенда мәчеткә йөри, азан әйтә, ураза тота. Игелекле гамәлләрне күреп, дини тәрбия алып үскән балаларыбызның күңелендә начарлыкка урын табылмас, дип ышанабыз", — ди Язгөл белән Данис.
Фатыйховлар кебек гаиләләр булганда, авылым тәрәзәләрендә утлар сүнмәс, телебез, динебез, гореф-гадәтләребез яшәр әле.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев