Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Кошманда сайлаулар бәйрәм төсмере алды

Авыл халкы элек- электән сайлауларга җитди карый, илдә бара торган төрле чараларда бердәм булып катнашырга тырыша.

Россия Президенты сайлаулары да Кошманда бәйрәм төсмере алды.

Мәктәптә урнашкан 1611нче сайлау участогына да өч көннән бирле халык агыла. Авыл халкы иртә таңнан ук эшкә керешергә өйрәнгән бит ул, бу көннәрдә дә нәкъ шулай. Сайлау вакыты башлануга, эшен бетереп, үзенең гражданлык бурычын үтәп кайтыр өчен, сайлау бинасына ашыкты. Элеккеге традицияләргә тугры калып, гаиләсе, балалары белән бергә илебезнең якты киләчәге өчен тавыш бирделәр. Сайлау бюллетеньнәрен махсус урнага салганда, өлкән буын кешеләре аеруча да дулкынлана, чөнки алар — тормышның төрле чагын күреп үскән буын. Шуңа да, мөгаен, акрын гына көйле тавыш белән, изге догаларын кабатлый — кабатлый, сайлау урнасына үзенең бюллетенен сала. Күңелләрендә бер теләк: «Илләрдә тынычлык, иминлек булсын да, бүгенгедәй матур, мул тормышта сөенеп, балалар, оныклар янәшәсендә бәхетле картлык кичерәсе иде» дигән уйлар. Әлеге уйларны тормышка ашыру өчен Илбашының да изге уйлары, якты планнары булуы кирәк.

Өлкәннәрне дә, яшь буынны да, балаларны да киләчәккә булган якты өмет яңа эшләр, яңа максатлар куюга өнди. Ышанычыбыз ныгысын да, буыннар чылбырын саклап, тарих битләренең матур юлларын язарга насыйп булсын барыбызга да.

Розалия Садриева, Кошман авыл җирлегенең ветераннар советы рәисе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев