Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Кошманда унбиш егет һәм кыз беренче тапкыр сайлады

Һәрбер сайлауда беренче тапкыр катнашучы яшьләр була.

Кошманда унбиш егет һәм кыз Россия Федерациясе Президентын сайлауларында тәүге мәртәбә үз тавышын бирде. Аларга 18 яшь ике сайлау арасында яки күптән түгел генә тулган.

Кошман яшьләре гражданлык бурычын үтәүгә җитди карый. Беренче тапкыр сайлаучы унбиш кешенең уникесе сайлауларның икенче көнендә төшкә кадәр үз тавышын биргән иде инде. Өчесе сайлау участогына бүген килде.

Яшел Үзәндәге медицина көллиятендә белем алучы Миләүшә Дәүликамова да сайлауны көтеп алган.

18 яшем 2022 елда ук тулды. Шулай итеп, мин дә сайлауларда катнашу хокукын алдым. Бу процедураны моңарчы бер дә үткәнем булмагач, бераз дулкынландырды. Сайлауларда тавыш бирү һәр гражданинның бурычы дип уйлыйм. Без үз фикерләребезне әйтергә һәм белдерергә тиеш, — диде Миләүшә, гражданлык бурычын үтәгәндә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев