Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
Хәбәрләр

Кошманнан Ләйлә Хәйретдинова: «Социаль челтәрләр белеп куллансаң гына файдалы»

Социаль челтәрләр: ничек югалып калмаска һәм чын аралашуны табарга?

Безнең көннәрдә социаль челтәрләр яшүсмерләр тормышының аерылгысыз өлешенә әверелде. Әмма еш кына алар интернет белән тиешле дәрәҗәдә файдаланмыйлар: файдалы аралашу һәм үз-үзен камилләштерү урынына, яшьләр сәгатьләр буе чит кешеләрнең тормышын күзәтә, үзләрен башкалар белән чагыштыра һәм спортка, иҗатка яисә тере аралашуга багышларлык вакытын югалта. Виртуаль дөньяга чумып, яшүсмерләр еш кына популярлык иллюзиясе белән очраша, матур фотосурәтләр артында бөтенләй башка чынбарлык яшеренүен оныталар. Бу мотивациянең, апатиянең кимүенә һәм хәтта үзбәя белән проблемаларга да китерә. Бу хәлне үзгәртү өчен, яшьләрнең ялын кызыклы итүгә күбрәк мөмкинлекләр тудыру мөһим. Бушлай спорт секцияләре, заманча мәйданчыклар ачарга, турнирлар һәм фестивальләр, үз талантларын ачарга һәм яңа дуслар табарга мөмкин булган кызыксынулар буенча түгәрәкләр оештырырга кирәк. 

Кайбыч районында моның өчен барлык шартлар да тудырылган. Балалар һәм яшүсмерләр спорт секцияләренә йөри. «Салават күпере» спорт-сәламәтләндерү комплексында шөгыльләнә. Балалар сәнгать мәктәбендә, мәдәният йортларында биергә, җырларга, төрле уен коралларында уйнарга өйрәтәләр. Кыскасы, талантыңны ачарга, яңа дуслар табарга мөмкинлек бар. Кызыклы шөгыль, тере аралашу, спорт һәм иҗат — болар барысы да гаджетларга караганда күпкә файдалырак һәм кыйммәтлерәк. Минемчә, яшүсмернең интернеттан тыш кызыклы шөгыле булганда, ул гаджетларга зур игътибар бирми башлый. Шул ук вакытта, яшүсмерләр, виртуаль дөньяга чумып, еш кына саклык турында оныта һәм мошенникларның корбаны була. Алар дуслар яки отышлы тәкъдимнәр астында шәхси мәгълүматлар тарата, хәтта куркыныч схемаларга тартыла.

Җинаятьчеләр җиңел хезмәт хакы тәкъдим итә, шикле конкурсларда катнашырга чакыра, яки «җиңү» өчен акча күчерүне сорый ала. Алар еш кына, таныш булмаган номерлардан шалтыратып, «бүләк», «жиңү» һәм башка сүзләр белән алдарга мөмкин. Минем дусларым арасында да әлеге схемага эләгүчеләр бар. Аларга шалтыратып, «сезгә чәчәк жибәрделәр» яки башка әйбер китерү турында хәбәр иткәннәр, ә аннары алдау юлы белән шәхси мәгълүматларны һәм хәтта социаль челтәрләргә керү мөмкинлеген кулга алганнар. Нәтиҗәдә, аларның аккаунтларыннан дусларына ялган хәбәрләр җибәрелгән, ә кайберләренең, шәхси мәгълүматлары таралып, зыян күргән. Шуңа күрә сак булыгыз: таныш булмаган кешеләргә ышанмагыз, шәхси мәгълүматлар, парольләрегезне беркайчан да чит кешеләргә хәбәр итмәгез. «Җиңел акча», «бүләк» турындагы тәкъдимнәр — еш кына мошенникларның алдау ысулы.

Ләйлә Хәйретдинова, Кошман-Казан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев