Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
Хәбәрләр

Кошманның тегү остасы кул эшләре белән бүлешә

Кошман авылында яшәүче Мәдинә Фатыйхова күптән инде лаеклы ялда. Эшкә барасы булмаса да, буш вакыты аз аның. Оста куллары бер дә тик тормый – аш-суга да, кул эшләренә дә җитешә.

Бәйләү-тегүгә, камыр ризыклары пешерүгә булган сәләте Мәдинә апага гомере буе ярдәм иткән. Мәктәптә укыганда да, һөнәр сайлаганда да, балалар үстергәндә дә, авыл мәдәният йортында эшләгән дәверендә дә кирәк булган ул аңа.

Хәзер, әнә, оныклар өчен тырыша, алар дип җан ата. Гаиләләре белән өлгер алар. Улы Данис, килене Язгөл, оныклары Сөмбел, Данир һәм Назлыгөл катнашмаган бәйге, фестивальләр бик аздыр, мөгаен. Һәр конкурсның үз биремнәре һәм шартлары бар. Аларда уңышлы чыгыш ясыйм дисәң, костюмнар табарга, сәхнәне матур итеп бизәргә кирәк.

Бу яктан Фатыйховларга бер дә борчыласы юк. Мәдинә апа, тегү машинасын кабыза да, матурлык тудырырга керешә. Балалар бакчасында тәрбияче булып эшләгәч, Язгөлгә нинди генә чаралар үткәрергә туры килми.

— Әни — минем уң кулым, булышчым. Өйдә генә түгел, эшемдә дә ярдәмчем ул. Уй-фикерләремә каршы килми, һәрвакыт хуплый. Эшне икәү тиз һәм җиңел генә башкарып куябыз, — ди Язгөл. — Группама йөрүче ике баланы узган ел «Йолдызлык» фестиваленә әзерләдем. Аларга хәтта икешәр костюм тегеп бирде. Кулларыннан куансын, бар эшкә дә оста ул.

«Киленем үзе дә булган, иҗади кеше. Идеяләре туып кына тора», — ди Мәдинә апа. Ул Язгөлне ярты сүздән аңлап алып, фикерләрен тормышка ашырырга булыша. Әнә, ул теккән чәчәкле тәрәзә пәрдәләре, өстәл җәймәсе, карават япмасы белән бизәгәннәр дә, сәхнәдә уйнарга бер дигән татар өе килеп чыккан. Каз өмәсе йоласын сәхнәләштерергә казлар кирәк булган, өч пар түшкәне Мәдинә апа үз куллары белән теккән. Нәкъ чын кебек! Ул казлар белән Сөмбел күптән түгел «Аулак өй — көрәш» проектының мәктәп укучылары арасында Арчада узган финал бәйгесендә дә катнашып кайтты.

Авылдашым үзе эшләп лаеклы ялга чыккан Кошман мәдәният йортын да онытмый. Өй күренешенә тәрәзә пәрдәләре һәм алъяпкычлар тегеп биргән. Шундый ук кул эшләрен Олы Кайбычның «Миләшкәй» һәм Кошманның «Тиенкәй» балалар бакчасына да теккән. Аларның барысына вакыт кына түгел, тукыма һәм җеп тә кирәк бит әле.

— Интернет булгач рәхәт инде. Тегү өчен кирәкле ак бәзне шуның аша алабыз, — диде Мәдинә Фатыйхова. — Алъяпкыч, яулык, пәрдә, җәймәләрне өлгерткәч, аларга чәчәкле бизәк тегәм. Ул бизәкләрне яулыктан кисеп алам. Чигелгән кебек килеп чыга. Теләсә нинди яулык бармый. Чөнки бизәге шуып, сүтелеп чыга. Үзебезгә кирәкле яулыкны да, җепләрне дә, тегеп куела торган милли бизәкләрне дә Казандагы бер кибеттән алабыз.

Мәдинә апаларның Сөмбеле безнең Илнурыбыз белән бер класста укый. Унике бала алар. Мәктәптә үткәрелүче һәр бәйрәм саен диярлек бию өйрәнәләр. Аларга костюмнар әзерләгәндә дә Мәдинә апага таянабыз.

—Балалар өчен бигрәк тә яратып тегәм, —ди ул. — Аларны сөендерү — үзе бер рәхәт. Милли бизәкләребез, халкыбызның күңел җәүһәрләре югалмасын. Хәзерге һәм киләчәк буыннар аларны белеп, күреп, өйрәнеп үссен иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

4

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев