Кошманның «Тиенкәй» балалар бакчасына йөрүче сабыйларга Ураза гаете күчтәнәчләре тараттылар
Рамазан ае — мәрхәмәт, шәфкать, игелек һәм күңел пакьлеге ае.
Бу изге чорда һәр мөселман мөмкин кадәр күбрәк изге гамәлләр кылырга, мохтаҗларга ярдәм итәргә, тирә-юньдәгеләргә шатлык өләшергә омтыла. Шундый саваплы эшләрнең иң күркәме — балаларның күңеленә сөенеч салу, аларга игътибар һәм җылылык бүләк итү.
Рамазан аеның соңгы көнендә, Ураза гаете алдыннан, «Тиенкәй» балалар бакчасына йөрүче нәниләр дә истәлекле һәм шатлыклы мизгелләр кичерде. Алар янына Түбән Кошман мәчете имам-хатыйбы Илфар хәзрәт Сафиуллин һәм дини гыйлем бирүче остазбикә Нурания Мотыйгуллина килде. Кунаклар балаларны якынлашып килүче олы бәйрәм белән тәбрикләп, аларга күчтәнәчләр тапшырды.
Әлеге бүләкләрне Илфар хәзрәт киң күңелле спонсорлар ярдәме белән әзерләнгән. Аның, мондый игелекле эшләрне алга таба да дәвам итеп, күркәм традициягә әверелдерү нияте бар. Бу исә авылда рухи тәрбиягә, балалар күңелендә изгелек орлыклары салуга зур әһәмият бирелүен күрсәтә.
Күчтәнәчләр тапшырылганчы, Илфар Сафиуллин сабыйлар белән җылы һәм эчтәлекле әңгәмә үткәрде. Ул балаларга дингә, әдәп-әхлакка кагылышлы сораулар бирде, аларның җавапларын игътибар белән тыңлады. Нурания Мотыйгуллина да нәниләргә изге теләкләрен җиткерде, аларның иманлы, тәрбияле, инсафлы һәм тәүфыйклы булып үсүләрен теләде. Очрашу барышында балалар өчен үтемле вәгазь-нәсыйхәтләр дә яңгырады.
Аеруча сөенечле мизгелләрнең берсе — балалар арасында Коръән сүрәләрен сөйләүчеләр булу. Бу күренеш кунакларда да, тәрбиячеләрдә дә зур куаныч уятты. Моннан тыш, киләсе очрашуга кадәр башка балалар да сүрәләр өйрәнергә теләк белдерде.
«Тиенкәй» балалар бакчасы мөдире Айгөл Кадыйрова әлеге күркәм чараны оештыручыларга, балаларны сөендерүчеләргә, ярдәм кулы сузган һәркемгә ихлас рәхмәт сүзләрен җиткерде.
Рамазан аенда балаларны сөендерү — Пәйгамбәребез Мөхәммәднең (с. г. в.) күркәм сөннәтләреннән берсе. Ул балаларга һәрвакыт аеруча җылы мөнәсәбәттә булган: алар яныннан узганда беренче булып сәлам биргән, башларыннан сыйпаган, ягымлы сүзләр әйтеп күңелләрен күтәргән. Хәтта намаз вакытында да оныклары Хәсән белән Хөсәен аның аркасына менсәләр, аларның егылып төшүеннән яки күңелләре кителүеннән куркып, сәҗдәне озаграк кылган. Бу — балаларга карата олы хөрмәтнең, шәфкатьнең һәм мәхәббәтнең ачык мисалы.
Пәйгамбәребезнең (с. г. в.) балалар турында әйтелгән күп кенә хәдисләре билгеле. Шуларның берсендә болай диелә: «Чынлыкта, җәннәттә бер урын бар — аны сөенеч почмагы диләр. Бу урынга бары тик балаларны сөендергән кешеләр генә керер». Әлеге мәгънәле сүзләр балаларга карата игелекле булуның никадәр зур савап икәнлеген тагын бер кат искәртә.
Бу күркәм очрашу нәниләр күңелендә озак сакланырлык якты хатирә булып калыр. Мондый чаралар балаларга бәйрәм рухын гына түгел, ә мәрхәмәт, игелек, ихтирам кебек күркәм сыйфатларның кадерен дә төшендерә. Ураза гаете алдыннан оештырылган бу җылы очрашу — башкалар өчен дә матур үрнәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев