Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
Хәбәрләр

Кошманның «Тиенкәй» балалар бакчасында Гаилә бәйрәме узды

Чын мәгънәсендә җылы, ихлас һәм якты бәйрәм булды ул.

Әти-әниләр бүген бакчаның иң кадерле кунаклары булды. Ике зур бәйрәмне — үтеп киткән Ватанны саклаучылар көнен һәм якынлашып килүче Халыкара хатын-кызлар көнен берләштергән бу чара сабыйларга да, аларның кадерле, якын кешеләренең күңеленә дә хуш килде. 

Кичәне балалар бакчасы мөдире Айгөл Кадыйрова котлау сүзләре белән башлады. Ул әтиләрне батырлык һәм ныклык символы булган 23 февраль, ә әниләрне гүзәллек һәм наз бәйрәме — 8 Март белән ихлас котлады. 

— Әти — гаиләнең ныклы терәге, таянычы булса, әни — өйнең нуры, гаиләнең йөзек кашы ул. Сезнең бердәмлегегез, балаларыгызга биргән тәрбиягез алар язмышында мөһим роль уйный. Гаиләләрегездә һәрвакыт үзара аңлашу, бәрәкәт һәм бәхет булсын, — дип, Айгөл Кадыйрова ихлас теләкләрен җиткерде. 
Тамаша кечкенәләр төркеме чыгышы белән башланды. Нәниләрнең чын күңелләреннән башкарган биюләре, сөйләгән шигырьләре һәр ата-ананың йөрәгенә барып җитте. 

Аннары зурлар төркеменә йөрүче сабыйлар осталыкларын күрсәтте. Балаларның Ватан, гаилә турындагы җырлары һәм күңелле биюләре тамашачыларны сокландырды. Һәр җырда, һәр шигырь юлында аларның әти-әниләренә булган чиксез мәхәббәте ачык чагылды.

Балалар нәни куллары белән тырышып ясаган бүләкләрен әниләренә тапшыру мизгеле аеруча дулкынландыргыч булды. Чөнки шушы бүләктән дә кадерлерәк әйбер юк. 

«Йөзек салыш» уены да уйнатылды. Анда әти-әниләр дә, балалар да теләп катнашты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев