Кошманның «Тиенкәй» балалар бакчасында «Юлларда сак йөрегез, әтиләр!» акциясе узды
Юлларда техника арту, аларның тизлек ритмы үзгәрү, юл хәрәкәтенең көннән-көн арта баруы юл- транспорт һәлакәтенә юлыгу куркынычын көчәйтә.
Кызганычка каршы, бу проблема балаларны да читләтеп үтми.
Без, өлкәннәрдән, сабыйларны бәла- казалардан саклау, юл куркынычсызлыгы кагыйдәләренә өйрәтү буенча җитди һәм дәвамлы эш сорала. Ә бу әһәмиятле эшне мәктәпкәчә яшьтән үк башлау таләп ителә.Балалар мәктәптә укый башлаганчы ук юлда йөри башлый. Шуңа күрә аларның урамда һәм юлда үзләрен тоту кагыйдәләренә өйрәнүгә әзерлекне без, тәрбиячеләр, әти-әниләр белән бергә оештыруны максат итеп куябыз.
Бу бурычны үтәү өстендә Кошманның «Тиенкәй» балалар бакчасы тәрбиячеләре дә эзлекле эш алып бара.
Башкарган эшләребезнең нәтиҗәләре тиешле югарылыкта булсын өчен, юл йөрү кагыйдәләре буенча балалар белән генә түгел, әти- әниләр белән тыгыз элемтәдә эшлибез.
Ни генә дисәк тә, балалар гаилә үрнәгендә тәрбияләнә. Әти-әниләр үзләре өлге булырга тиеш. Тормыш мәшәкатьләре белән ашыгып, юл йөрү кагыйдәләрен бозарга ярамый. Бер мизгел тормышны чәлпәрәмә китерергә мөмкин.
Сау-сәламәт кеше гел юлда, хәрәкәттә. Тормыш шуңа көйләнгән. Әмма көйләнгән тормыш уяулык таләп итә. Шул максаттан бакчабызда «Юлларда сак булыгыз, әтиләр!» дип исемләнгән акция уздырылды. Әтиләргә юл йөрү кагыйдәләре күрсәтелгән белешмәлекләр таратылды.
Диләрә Насретдинова, Кошманның «Тиенкәй» балалар бакчасы тәрбиячесе
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев