Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
Хәбәрләр

Кәрим Тинчурин исемендәге драма һәм комедия театры артистлары кайбычлыларны чираттагы иҗат җимешләре белән сөендерде

Кәрим Тинчурин исемендәге драма һәм комедия театрының безнең районга гастрольләрен һәр елны сагынып көтеп алабыз. Узган җомга кичендә дә, сибәләп яуган көзге салкын яңгырдан куркып калмыйча, район мәдәният йортына җыелдык. Тинчуринлылар көндез яшь тамашачылар өчен Шамил Фәрхетдинов әсәре буенча куелган «Али баба һәм өч карак» әкиятен куйса, кичен олыракларны Туфан Миңнуллин әсәре буенча куелган «Алай түгел, болай ул» спектакле белән сөендерде.

85 еллык тарихы булган театрның иҗат коллективы хисле, уйландыра торган спектакльләр белән тамашачы күңеленә юл таба белә. Бу юлы да шулай булды. “Алай түгел, болай ул” әсәре дә уңышлы сайланган. Моннан шактый күп еллар элек язылган булса да, ул әле дә актуальлеген югалтмый. Комедия “Аты-исеме кем?”, “Аерылабыз, хуш инде!”, “Ага сулар”, “Айлы кичтә бакчада” дип исемләнгән аерым сюжетка корылган дүрт мөстәкыйль бүлек-скетчтан гыйбарәт. 
Җырлы-биюле әлеге комедия Туфан Миңнуллинга хас нечкә юмор белән сугарылган. Ул кешелеклелек, яшәеш һәм мәхәббәт турында сөйли. Шул ук вакытта спектакль көлкеле вакыйгалар аша гаилә бөтенлеген саклау – аны тәшкил итүче һәркемнең бурычы икәнлеген искәртә. Спектакльне сәхнәгә театрының баш режиссеры Рәшид Заһидуллин куйган. Рольләрне Лилия Камалиева, Зөлфәт Закиров, Гөлчәчәк Хафизова, Резедә Төхфәтуллина, Харис Хөснетдинов, Ренат Шәмсетдинов башкарды. Артистлар җырлады да, биеде дә, көлдерде дә. Тамашачы спектакльдәге юморны тоеп, көлеп кенә калмады, анда тирән мәгънә ятуын да аңлап утырды. 
Тамаша тәмамлангач, башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Фатыйма Бикбова иҗат коллективына рәхмәт сүзләрен ирештерде. Алга таба да Кайбыч тамашачысын матур спектакльләре белән сөендерүләрен теләде. 
Шунысы куандырды, олы һәм урта буын вәкилләре генә түгел, яшьләр дә спектакльләргә яратып йөри. Кошманнан Айсылу Нәфыйкова да шундыйлардан. 
- «Алай түгел, болай ул» спектаклен беренче тапкыр каравым, - диде ул. Миңа режиссерның әсәрне сәхнәгә кую өчен өч буын артистларын сайлап алуы ошады. Алты артист дүртәр роль башкарды. Җырлы-биюле әлеге комедия бары тик унай тәэсирләр генә калдырды. Тамашачы артистлар белән бергә көлде. Бүген дүрт спектакль караган кебек булдым. Әсәрнең барлык бүлекләрен гаилә кыйммәтләре темасы берләштерә. 
Бу көнне тамашага килгән һәркем, әле ярый барганбыз, дип сөенгәндер. Бара алмаучыларның күңеле үкенү хисе белән тулгандыр. Тинчуринлылар киләчәктә дә яңа спектакльләре белән сөендерер дип ышанып, яңа очрашулар көтеп калабыз. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев