Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Кушкүл авылы клубы мөдире Лилия Муллина: ”Май бәйрәмнәрендә эшләргә дә, күңел ачарга да өлгерәбез”

“Авыл халкы май бәйрәмнәрен, тоташ ял көннәрен зарыгып көтеп ала.

Чөнки яз айларында авылда эш аеруча күп. Иртәдән терлекләр янына чыгабыз, сарык йоны алдык, бәрәңге чыгардык, - диде Лилия Муллина. - Клуб эшенә дә җитешәбез. Балалар өчен “Күңелле стартлар”үткәрдем. Авылныкылар да, кунакка кайтучылар да куанып уйнады. Бүләкләр дә биргәч, сөенечләре тагын да артты. 1 май – Пасха атнасының соңгы көне дә иде әле. Шул уңайдан клубта бәйрәм үткәрдек. Анда балалар гына түгел, олылар да катнашты. Якынлашып килүче Бөек Җиңү көненә дә әзерлек бара, һәр кич репетиция ясыйбыз. Кыскасы, мәдәният учагы гөрли, өйдәге эшкә дә, күңел ачарга да өлгерәбез”.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев