Кушкүл авылы янындагы Сабан туе быел да күңелле узды
Кушкүл авылы янындагы аланлыгында Сабантуй гөрләде.
Хуҗа Хәсән, Мәлки, Иске Тәрбит, Чүти авыл җирлекләрен берләштергән Сабантуйга халык һәр елдагыча күп җыела, төрле милләт вәкилләре рәхәтләнеп күңел ача. Кушкүл аланлыгында узган бәйрәмдә дә хезмәт батырларын зурладылар, сәүдә гөрләде, балалар өчен аттракционар эшләде, мәйданда милли уеннар, җыр-биюләр тынып тормады.
Монда узучы Сабантуйда халык ел да күп була. Анда дүрт авыл җирлегендә яшәүчеләр генә түгел, башка төбәкләрдә яшәүче сибелеп яшәүче якташларыбыз, күрше Чувашия Республикасыннан кунакка килүчеләрне дә еш очратырга була.
Быел да авыл халкын милли бәйрәмебез белән котларга район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин килде. Гасырлардан-гасырларга килүче бәйрәм белән тәбрикләвендә халкыбызга тирән рәхмәтен белдерде, җылы теләкләрен җиткерде. «Август- Кайбыч» җәмгыяте генераль директоры Александр Иванов бу ел уңышына ныклы нигез салынуы турында горурланып сөйләде. Район Советының аппрат җитәкчесе Рамилә Айзатуллова, башкарма комитет җитәкчесе Алексей Макаров та халкыбызның шатлыгын уртаклашырга килгән иде. Татарстан Керәшеннәр җәмгыяте җитәкчесе урынбасары Людмила Белоусова, Иске Тәрбит авыл җирлеге депутаты Дмитрий Мульков та Сабантуйның югары дәрәҗәдә оештырылуын билгеләп үтте.
Ат чабышында дүрт җайдак катнашты. Кошманнан Динар Хәмидуллин аты беренче килде.
Халык уеннарында катнашучыларга бүләкләрне мул итеп әзерләгәннәр. Хуҗа Хәсән авыл җирлеге башлыгы Светлана Матвеева әйтеп узганча, милли бәйрәмне үткәрүдә спонсорлар быел да сизелерлек ярдәм иткән. Авыл үзешчәннәре, нәсел тамырлары Иске Тәрбиттән булган яшь җырчы Алинә Давыдова иң матур җырларын бүләк итте. Авыл җирлекләрендәге фольклор коллективлар мәйданны гөрләтте генә!
Кушкүл Сабантуеның абсолют батыры булып быел да Олы Кайбычтан Марсель Сәйфуллин калды. Аның иңенә традцион тәкә салдылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев