Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Кыш уртасында – җәй!

Кышның кыл уртасы җитте. Шау-гөр килеп, Яңа ел каршылаулар да, ун көннән дә озакка сузылган кышкы яллар да узып китте. Язга әле ерак. Табигать йокыда. Бер карасаң, бернинди кызык юк шикелле...

Тик бу беренче карашка гына шулай. Кышның да үз матурлыгы, кабатланмас гүзәллеге бар. Тирә-якка аклык-сафлыкны кыш кына бирә, кар-бураннарга төреп, сихри кичләрне безгә бары тик кыш кына бүләк итә, тәрәзәгә бернинди рәссам ясый алмаслык искиткеч сурәтләрне бары тик кыш кына төшерә. Үзәкләргә үтәрлек салкыннан җып-җылы өйгә килеп кергәч кичергән хисләрне дә әйтеп-аңлатуы авыр. Ә шушы салкында каен себеркесе белән парланып, ашыкмыйча мунча керәсе, аннан мәтрүшкәле-җиләкле чәй пешереп, юкә балы белән чәй эчәсе?! Бары тик кыш бүләк иткән шушы һәм башка бик күп матур мизгелләрнең кадерен, хозурланып калыйк, дуслар.

Ә беркөнне эшкә килгәч, күңелле күренешкә тап булдык: иң эчтәге бүлмәдәге тәрәзә төбендә утыручы гөлебез чәчәккә бөреләнмәсенме?! Берсе генә түгел, ә берьюлы икәү! Көзен күчереп утыртырга кул җитмәгәч, кеп-кечкенә генә савытларда боегып утырган бу кыяклы гөлләргә шаккаттык. Яшел Үзәннән кадәр юкка гына алып кайтылмаган икән җаныкайларымны. Берсенең хәтта яфрагы да юк. Шул көннән бирле алар якындагы тәрәз төбенә күчте һәм без аларның чәчәк атканын дүрт күз белән көтә башладык һәм амарилисларыбызның берсе биш көннән искиткеч матур булып ачылды. Күзгә бәрелеп тормый торган гөлләрнең, тиз арада сабак җибәреп, чатнама суыкта шулкадәр матур чәчәк атып куюы чып-чын могҗиза ләбаса. Әле беркөнне мөхәрриребез Луиза Сөнгатуллина да фотога шундый матур чәчәк төшереп кайткан. Сары чәчәкле бу гөл Кече Мәме китапханәсен ямьләп утыра икән. Аның матурлыгына да игътибар итегез әле, гаҗәеп бит.

Сездә дә, хөрмәтле газета укучыларыбыз, чәчәк атучы гөлләр, һичшиксез, бардыр. Шуларны фотога төшереп, безнең электрон адресыбызга җибәрегез. Табигать тудырган әлеге могҗизаларга бергәләп сокланыйк . Бүгеннән башлап, кышын чәчәк атучы бүлмә гөлләренә бәйге игълан итәбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кыш уртасында – яз!