Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Кылган изгелекләрегез үзегезгә савап булып кайтсын

Көтмәгәндә гаиләбезгә авыр, ачы хәсрәт килде. Кошман авылында гомер итүче тормыш иптәшем, әниебез Рузалия Газизулла кызы Нургалиева, кинәт авырып, арабыздан мәңгелеккә китеп барды.

Өстебезгә ишелеп төшкән кайгының авырлыгын берни белән дә чагыштырып та, берничек тә җиңеләйтеп була торган түгел. Әлеге рәхмәт хаты аша газиз кешебезне соңгы юлга озатырга килгән, кайгыбызны уртаклашкан, матди һәм рухи ярдәм күрсәткән барлык туганнарга, кода-кодагыйларга, күршеләргә, авылдашларга, хезмәттәшләребезгә, дусларга, дин әһелләренә, пакъләндереп жир куенына иңдергән кардәшләргә, хәсрәтебезне үзенеке кебек кабул иткән һәр кешегә мең-мең рәхмәт яусын. Аерым рәхмәтне авылыбыз фельдшеры Лилия Шәйхетдиновага белдерәбез. Кылган изгелекләрегез үзегезгә савап булып кайтсын.

Тирән хөрмәт белән: тормыш иптәше Әлхәт, балалары, кияүкиленнәре, оныклары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев