Кыр Буасы авылында яшәгән Бөек Ватан сугышы ветераны Михаил Батманов турында кызының истәлекләре
Бу мәкаләне әнием Зинаида Батманова белән мин, Казан шәһәрендә яшәүче җиденче кече кызлары Людмила Ибатова, әни исән вакытта ике ел элек язган идек.
Әни «Кайбыч таңнары» газетасын бик яратып укый иде. Бөек Ватан сугышында катнашкан бабам Михаил турында мәкалә бастырып чыгару — аның теләге иде. Әни, 90 яшен тутырып, 2025 елның 3 июнендә арабыздан мәңгелеккә китеп барды.
Мин, Тамрова (Батманова) Зинаида Михайловна, 1935 елның 9 апрелендә Кайбыч районының Яңа Буа авылында туып-үстем. Инде 88 яшемне тутырсам да, бала вакытым исемнән чыкмый.
Мин күп балалы гаиләдә үстем. Әнием белән әтием бик тату яшәделәр. Әтием шулкадәр тырыш, тормышы җанлы кеше иде. Ул вакытта яшәү бик җиңел булмаса да, әни белән әти тырыш булганга, өстәлебездә ипи-сөт өзелмәде. Мин үземне бик бәхетле бала итеп тоя идем.
Без гаиләдә алты бала үстек. Әти, Батманов Михаил Спиридонович, (1904 елда туган) Бөек Ватан сугышына киткәндә (07.07.1941 елда) әни берсеннән-берсе кечкенә дүрт бала белән калды.
Миңа ул вакытта алты яшь иде. Әле дә хәтеремдә, әни киндер суга иде. Безгә шул киндердән күлмәк-ыштаннар текте.
Әтием башта Люберцы шәһәрендә башкалабыз Мәскәүне һөҗүмнән саклауда катнашкан. Шуннан аны Сталинград фронтына җибәргәннәр. Сталинград сугышының авыр бәрелешендә бомбалар астында кала. Ул аңын югалта. Һушына килгәч, тәнен капшап карап, бер аягының булмавын тоя. Күзләрен ком, туфрактан чистартканда (аңына килгәч, аның башына караңгы дөньяда калдым дигән уй килә) бер күзе юклыгын сизә. Ә икенче күзе җепселдә эленеп тора.
Шуннан соң ул тагын аңын җуя. Күпме аңсыз ятканын белми, үзебезнең солдатларның сөйләшкән тавышларын ишетә, ләкин сүз әйтергә хәле булмый. Солдатлар (санитарлар сугыш кырын һәрбер бәрелештән соң тикшереп йөргәннәр). Рәхмәт аларга! Санитарлар әтине шундый хәлдә күреп, исән түгел дип китеп барганнар. Әти үзенең аңын югалтканны тоеп ыңгырашкан. Солдатларның тавышлары ераклашкан. Әти кабат аңын җуйган. Солдатлар, әтинең ыңгырашкан тавышын ишетеп, яңадан килеп, аның исән икәнлеген күргәннәр. Шуннан әти 1709 нчы госпитальдә аңына килгән. Анда бер ел яткан. Госпитальдә солдатлар өчен тәмәке төргәннәр.
1943 елның 29 апрелендә әтием сугышчылар исемлегеннән чыгарылган. Аны Канаш шәһәренә поезд белән, аннан Камыллы авылына сельсоветка алып кайтып куялар. Камыллы кешеләре әтине тарантаска утыртып өйгә, Яңа Буа авылына кайтара. Әнием Наталиядән, ирегезне аласызмы, кирәкме ул сезгә дип сорадылар. Әни, әйе дип шатланып җавап бирде. Әтине күрергә дип барлык авыл кешесе өйгә җыелды. Миңа ул вакытта 8 яшь иде. Иске, кечкенә өй. Кеше сыймый. Кем кая, кемдер карават өстенә менеп, әтине карый.
Әти сугыштан ике күзсез, дөм сукыр һәм бер аяксыз кайтты. Ләкин андый хәлдә дә эшсез тормады ул.
Колхоз атларын тышаулар өчен бау иште, кәрзиннәр үрә иде. Мин, әтине ияртеп, правлениегә алып барып йөрдем. Үзем шунда, әтине көтеп утырганда, мич янында йоклап киткәнмен. Әтиебез дөм сукыр килеш өйдәге хуҗалык эшләрен эшләде. Утын кисте, хайваннар карады, оныкларын тәрбияләде. Әле ул сугыштан кайтканнан соң, 1944 елда — энекәш, 1948 елда сеңлем туды. Әтием беркайчан ямансулап утырмады. Ул юмарт, көр күңелле, һәркемгә ачык йөзле булды. Тик кайсы вакытларда гына, сугыш кырлары исенә төшеп, зур, зәңгәр ясалма күзләренә яшьләр тула иде. Әти үзенең ярты гомерен: 35 яшен таза-сау, 35 яшен бер аяксыз, дөм сукыр булып үткәрде.
Инде 88 яшемне тутырып, тормыш иптәшем Михаил (өч ел элек вафат булды) белән җиде бала, онык-оныкчыклар үстерсәк тә, әнием белән әтием гел күңел түрендә. Яратуым да көчәя генә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев