Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Кайбычта балалар өчен дини Сабантуй узды

Олы Кайбычтагы «Имәнлек» паркында дини Сабантуй үтте.

Мондый бәйрәм безнең районда 2007 елдан бирле, җәйге каникуллар вакытында авыллардагы мәчетләрдә белем алган шәкертләр өчен уздырыла.
Быел да анда төрле милләт балалары катнашты. 200ләп шәкерт белән бергә остазлары, мәчетләрнең имамнары да килгән иде. Барысын да район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин сәламләде.

— Ел саен шундый матур бәйрәмне үткәрергә дип, әлеге мәйданга җыелабыз, балаларга шатлык бүләк итәбез. Бик күркәм күренеш бу. Мөхтәсибебез Дамир хәзрәт Гыйниятуллинга, оештыручыларның барысына да рәхмәт. Бүген уеннарда катнашып, бүләкләр отып, өйләрегезгә яхшы кәеф белән кайтып китәрсез дип ышанам, — диде ул.

Уеннар башланганчы, Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан югары мөселман мәдрәсәсе шәкерте, Кошман авылында яшәүче Рушан Сайранов аһәңле итеп Коръән сүрәләре укыды. Бәйрәмнең башыннан ахырына кадәр дини җырлар яңгырап торды. 

Сабантуйда һәр бала, мавыктыргыч халык уеннарында катнашып, җитезлеген, тизлеген һәм көчен күрсәтә алды. Уеннар төрле яшь категорияләрендә узды, шуңа күрә бер генә катнашучы да читтә калмады. Кызлар һәм малайлар аерым ярышты. Балалар капчык киеп чапты, чүлмәк ватты, йөгерештә катнашты, кызлар скакалка белән сикерде, малайлар турникта тартылды, аркан тартышуда мәхәллә данын яклап ярыштылар. Үзләрен иң көчлесе һәм җитезе итеп күрсәтүчеләргә бүләкләрне мул итеп әзерләгәннәр. Бәйрәмнең башыннан ахырына кадәр бушлай фри бәрәңгесе алырга була иде.
Соңыннан барысы да тәмле пылаудан авыз итте, карбыз-кавын белән дә сыйланды. 

Илаһи нур бөркелеп торган мондый бәйрәмне үткәрүдә шәхси эшмәкәрләр — Олы Кайбычтан Равил Җәләлиев, Гөлия Мотыйгуллина, Фәнис Камалиев спонсорлык ярдәме күрсәткән. Фри бәрәңгесен әзерләүне, пешекчеләр кайтартып, Казанда яшәүче киң күңелле эшмәкәр Искәндәр Җиһангәрәев оештырган. Моның өчен кирәк булган унике чиләк бәрәңгене, Олы Кайбыч мәчетенә йөрүче хатын-кызлар алып килеп, чистартып, турап биргән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев