Кайбычта маскировка челтәрләре үрүче волонтерларны хөрмәтләделәр
Кече Мәме һәм Ульянково авылының маскировка челтәрләре үрүче волонтерларын, район үзәгендә кафега чакырып, мул табыннар артында хөрмәтләделәр.
Кайбычта махсус хәрби операциядә катнашучы якташларыбызга ярдәм итү максатында алып барылган эшчәнлекнең тукталып торганы юк. Кече Мәме авылында маскировка челтәрләре үрүче волонтерлар турында хәзер районда гына түгел, республикада да беләләр. Аларның, эшкә барган кебек, һәр көнне иртәнге сәгать сигезгә мәдәният йортына килүе, заказлар күп булу сәбәпле, төшке ашны да, өйдән алып килеп, шунда гына ашулары турында хәбәр иткән идек инде.
Әлеге игелекле эшкә өйрәнеп, фронтка челтәрләр җибәрә башлауларына да ике елга якын вакыт узган. Шул вакыттан башлап, махсус хәрби операция зонасына 300 ләп маскировка челтәре озатканнар. Соңгы араларда бу эштә ульянковолылар да активлашты. Аларның бердәм командасында егермеләп кеше. Арада өлкәннәр генә түгел, урта яшьтәгеләр, хәтта мәктәп укучылары да бар.
— Мобилизацияләнүчеләрнең хатыннарының «Никто кроме нас! СВО» хәрәкәте бөтен республика буенча эшчәнлек алып бара. Хәрәкәткә нигез салучы Лилия Култышева инициативасы белән 2023 елда безнең районда маскировка челтәрләре үрергә өйрәтү оештырылды. Барлык авыл җирлекләреннән дә ветераннар советлары рәисләре һәм бу эшкә алыну теләге булган хатын-кызлар чакырылды. Алга таба алар челтәр үрүне үз җирлекләрендә дәвам итте. Ләкин бүгенге көнгә кадәр әлеге эшне дәвам итүчеләр аз калды. Алар арасында Кече Мәме волонтерары — лидер, — диде районның ветераннар советы рәисе Рушания Лотфуллина.
Лилия Култышева безнең район белән һәрвакыт элемтәдә тора. Маскировка челтәрләре үрүче волонтерлар белән очрашу үткәрү дә — аның инициативасы. Әлеге идеясен ул район башлыгы Альберт Рәхмәтуллинга җиткерә һәм хуплау таба.
Очрашуда катнашкан район башлыгы урынбасары Рәмис Хәялиев барлык волонтерларга да игелекле гамәлләре өчен рәхмәт белдерде. Бездә үрелгән маскировка челтәрләренең таралу географиясенең киң булуын, бөтен фронтны колачлавын әйтте.
— Без барыбыз да без барыбыз да мөһим игелекле эш башкарабыз. Олы йөрәкле, ярдәмчел булуыгыз өчен һәрберегезгә рәхмәт әйтәм, — диде Кече Мәме авыл җирлеге башлыгы, шушы җирлектә маскировка челтәрләре үрү эшен оештыручы Елена Алексеева. — Лилия Илдаровнага да рәхмәтлемен. Кайчан танышуыбызны хәтеләмим дә. Күптәннән таныш кебек тоела. Аның белән аралашу шундый җиңел, ярдәм итәргә атлыгып тора. Яңа елдан соң без өч сменада эшли башладык. Чөнки заказлар күп. Шуңа күрә волонтерларыбызның кичен яки төштән соң да килүләрен сорадык. Кем кайсы вакытта буш, рәхәтләнеп киләләр. Хәзер инде 50 дән артык кеше җыелабыз, безгә балалар да кушылды.
Әлеге очрашуга илебез азатлыгы өчен көрәшүчеләргә ярдәм итүгә җан атып йөрүче тагын бер райондашыбыз — Петр Тараканов та килгән иде. Ул берничә тапкыр махсус операциядә зонасына барды — анда пилорама урнаштырды, гуманитар йөк һәм контракт буенча хезмәт итүчеләрне озата барды. Петр Петрович үз чыгышында тизрәк тынычлык урнашуын теләде.
Лилия Култышева очрашуга килгән барлык волонтерларга Рәхмәт хатлары тапшырды.
— Сезнең белән шәхсән танышуыма шатмын, күңел җылыгыз, тырыш хезмәтегез өчен барыгызга да рәхмәт белдерәм, — диде ул, аларга мөрәҗәгать итеп.
— Сез бик әһәмиятле эш башкарасыз — егетләребез өчен маскировка челтәрләре үрәсез. Бу челтәрләр Ватан сакчылары өчен бик кирәк. Алар сезгә кайнар сәламнәр җиткереп, ярдәмегез өчен рәхмәт әйтәләр. Күптән инде шулай җыелып, проблемалар турында сөйләшү, фикер алышу, аралашу теләге бар иде.
Борчыган сорауларыгыз булса, рәхим итеп миңа мөрәҗәгать итә аласыз.
Волонтерлар бу очрашуда үзләренең эшкә генә түгел, җырга да оста булуларын күрсәтте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев