Лилия Муллина, Кушкүл клубы мөдире: «Күңелләрдә калды җылысы»
Кушкүл авылы мәдәният йортында Бөек Җиңү көненә багышланган концерт булды.
Чабаксар шәһәренең «Ялкын» татар халык җыр ансамблен бу юлы да яратып кабул иттек. Ватанпәрвәрлек һәм каһарманнар батырлыгына тирән хөрмәт белән сугарылган әлеге чара барлык тамашачылар күңелендә онытылмаслык тәэсирләр калдырды.
Якташыбыз, Чувашиянең атказанган мәдәният хезмәткәре, Иске Тәрбит авылында туып-үскән Гүзәл Федорова җитәкчелегендәге «Ялкын» ансамбленең һәр чыгышына тирән мәгънә салынган иде. Концерт программасы эчтәлекле итеп төзелгән һәм анда төрле жанрлар урын алды. Сугыш турында күңелләргә үтеп керерлек шигырьләрдән алып, хәрби елларның патриотик җырларына кадәр яңгырады. Авылдашыбыз Валентина Муллина Герой-шагыйрь Муса Җәлилнең «Вәхшәт» шигырен сөйләгәндә, күпләр күз яшьләрен тыя алмады.
«Ялкын»лылар безгә ел саен кайта. Авылыбызда бергәләп «Кичке уен» үткәрәбез. Бергәләп Камыллыга барып та концерт куябыз.
Җиңү көненә багышланган концерт гади бәйрәм чарасы гына түгел, ә авыл тормышындагы мөһим вакыйгага әверелде. Ул сугыш каһарманнары турындагы хәтерне онытмаска һәм аны киләчәк буыннарга җиткерергә өндәде. Бабаларыбыз көрәшеп яулаган тынычлыкның кадерен белергә тиешлегебезне искәртте.
Лилия Муллина,
Кушкүл клубы мөдире
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев