Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
Хәбәрләр

Кайбычта «Игелек янәшә» темасына семинар узды

Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Фәния Петухова алып барган семинарда Кайбычтагы Игелек үзәге җитәкчесе Илсинә Хөснетдинова, ветераннар советлары рәисләре, педагог-оештыручылар, мәдәният йортлары мөдирләре, китапханәчеләр, социаль яклау бүлеге, медицина хезмәткәрләре, иҗтимагый хәрәкәтләр вәкилләре, гомумән, волонтерлык белән шөгыльләнүчеләр катнашты.

Районда игелекле эшләрне башлап йөрүчеләр, аларда актив катнашучылар белән очрашуга «Волонтерлык мәгълүмат-ресурс үзәге» директоры урынбасары, территорияләр белән эшләү буенча сектор мөдире Гүзәл Ганиева, әлеге үзәкнең икътисади-оештыру секторы белгече Рената Вәлиева килде.

Алар волонтерлык эшчәнлеге, Добро.РФ бердәм платформасы турында сөйләде, әлеге платформада теркәлү һәм алга таба эшләү буенча мәгьлүмат җиткерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев