Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Борындыкта капиталь ремонттан соң мәдәният йорты ачылды

Сентябрьнең соңгы көне Борындык авылы халкы хәтерендә иң шатлыклы вакыйга булып калачак.

Чөнки биредә, капиталь ремонттан соң, мәдәният йорты файналануга тапшырылды. Заманча төзелеш материаллары белән ремонтланган мәдәният йорты бик матур килеп чыккан. Авыл халкының шатлыгын уртаклашырга район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, урынбасары Рәмис Хәялиев, мәдәният бүлеге начальнигы Рамилә Әблязова һәм башкалар килгән иде.

Авыл гармунчылары, мәдәният хезмәткәрләре кунакларны урамда ук ипи-тоз белән каршы алды. Мәдәния йортының фойесында авылның һәм Олы Кайбычның фольклор ансамбльләре җырлы-биюле тамаша белән каршылады.
Альберт Илгизәрович авыл халкын әлеге истәлекле вакыйга, шулай ук Халыкара өлкәннәр, якынлашып килүче Укытучылар көннәре белән тәбрикләп, иң җылы теләкләрен җиткерде, төзүчеләргә, авыл җирлеге, мәдәният йорты хезмәткәренә, ремонт барышында ярдәм иткән барлык кешеләргә рәхмәтен җиткерде. Сентябрьдә олуг юбилейларын билгеләп үткән Азат Минһаҗевка, Равил Мингалиевка Рәхмәт хатын һәм бүләген тапшырды. Авыл җирлеге башлыгы Алмаз Гайнетдиновның да чыгышы рәхмәт сүзләре белән сугарылган иде.

Чараны алып баручы Энҗе Мингалиева мәдәният йортының тарихы белән таныштырды, анда төрле елларда эшләгән мөдирләрне билгеләп үтте, аларга да бүләкләр тапшырылды.
Авыл үзешчәннәре, фольклор ансамбльләр, шушы авылда туып -үскән Рөстәм Гарифуллин, Гөлгенә Дәүләтшина, Илсинә Хөснетдинова, Талия Хәлиуллина, Борындык килене Фирдания Зарифуллина, авыл кияве Ранис Гатауллин матур җырлары белән халыкны ял иттерде. Баянда шушы мәдәният йортында утыз өч ел эшләп лаеклы ялга чыккан Гөлгенә Габдрахманова уйнады.
Борындык авылында аеручы сәнгатькә гашыйк кешеләр яши. Мәдәният йорты озак еллар халыкка хезмәт итсен, биредә төрле чаралар, концертлар тынып тормасын.
Тулырак газетаның киләсе саныннан укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев