Кайбыч ягы музеенда “Бөек Ватан сугышы елларында минем гаиләм тарихы” тикшеренү эшләре бәйгесе узды
Агымдагы ел Россиядә Гаилә елы буларак игълан ителде.
Гаилә елы кысаларында һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан Кайбыч ягы музее район укучылары арасында «Бөек Ватан сугышы елларында минем гаиләм тарихы» дип исемләнгән тикшеренү эшләре конкурсын игълан иткән иде.
Бүген Кайбыч ягы музеенда әлеге бәйге узды. Музей директоры Илдар Шакиров әйтеп узганча, район мәктәпләре укучыларыннан бәйгедә катнашырга 12 гариза кергән.
Бәйгедә Олы Кайбыч мәктәбеннән 10 класс укучысы Гөлназ Гайнуллина, 9 класс укучысы Илһам Баһавиев, Олы Подберезье мәктәбенең 11 класс укучысы Анастасия Малышева, 9 класстан Радмира Крысанова, Колаңгы төп мәктәбенең 8 класс укучысы Алина Айдамирова, Иске Чәчкаб мәктәбенең 9 класс уккчысы Нәзилә Гыйрфанова, 5 класс укучысы Раил Хуҗин һәм Кече Мәме мәктәбенең 8 классыннан Дарья Федотова үзләренең эзләнү эшләре буенча чыгыш ясады.
Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Фәния Петухова, мәгариф бүлеге начальнигы урынбасары Светлана Петрова, яшь армиячеләр хәрәкәте штабы начальнигы Роза Насыйбуллинаны үз эченә алган жюри әгъзалары һәр укучының чыгышын бәяләп барды.
Нәтиҗәдә, Алина Айдамирова җиңүгә иреште (җитәкчесе Эльмира Хаҗиева), Анастасия Малышева — икенче урынны яулады (җитәкчесе Татьяна Малышева), Дарья Федотова — өченче урында (җитәкчесе Людмила Галанская). Аларга дипломнар һәм бүләкләрне Фәния Петухова тапшырды. Калган катнашучыларга дипломнар, сертификатлар тапшырылды.
Бу хакта тулырак газетадан укый аласыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев