Кайбычта гади суднолар модельләре ясау буенча ярыш узды
«Салават күпере» спорт комплексында физик мөмкинлекләре чикле укучылар командалары арасында Кайбыч, Саба, Яшел Үзән районнарыннан барлыгы ун укучы катнашында гади суднолар модельләре ясау буенча шәхси һәм команда беренчелегенә зона ярышы үтте.
Район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Фәния Петухова командаларны сәламлау чыгышында һәр командага да уңышлар теләде. Россия Федерациясе, Татарстан Республикасы гимннары яңгыраганнан соң, ярышларга старт бирелде.
Бу ярышта «ЭКО» мәктәптән тыш эшләр үзәгендә шөгыльләнүче Ульянково, Федоровское, Олы Кайбыч мәктәпләре укучылары чыгыш ясады. Алар үзләре ясаган гади судноларны тизлеккә, төгәллеккә сынарга тиеш иде.
Укучылар 8-15 яшь категориясендә чыгыш ясады. Федоровское урта мәктәбенең технология укытучысы Николай Волков җитәкчелегендәге хөкемдарлар гадел бәя биреп барды.
Судно моделен төгәллеккә җибәрүдә шәхси беренчелектә Яшел Үзәннән Ярослав Комальков җиңүгә иреште. Сабадан Марсель Галиев, Кайбычтан Николай Кайсаров — икенче, Яшел Үзәннән Морат Гайсин, Александр Шмелев, Сабадан Зиннур Тимергалиев, Кайбычтан Егор Вахтов — өченче урында.
Модельләрне ераклыкка җибәрүдә Никита Ерамасов (Кайбыч) — беренче, Егор Вахтов (Кайбыч), Марсель Галиев (Саба) — икенче, Морат Гайсин, Зиннур Тимергалиев, Булат Хәйбуллин, Ислам Сабитов (Кайбыч) — өченче урында.
Командалар арасында гомуми нәтиҗәләр буенча кайбычлылар — беренче, Яшел Үзән шәһәре командасы — икенче. Саба районы — өченче урында.
Шәхси һәм команда беренчелегендә чыгыш ясаучыларга кубоклар, дипломнар һәм медальләрне мәгариф бүлеге начальнигы Илмас Хәмидуллин тапшырды. Ул шулай ук, укучыларны ярышка әзерләгән тренерларга, хөкемдарларга грамоталар тапшырды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев