Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
Хәбәрләр

Борындык авылында районның аккалфаклылары һәм ветераннар советлары рәисләре катнашында Мәтрүшкә бәйрәме узды

Бүген Борындык авылының җиләккә, мәтрүшкәгә бай урман аланында Мәтрүшкә бәйрәме узды.

Аны Җәмилә Сәгыева җитәкчелегендәге «Ак калфак» татар хатын-кызлар оешмасының Кайбычтагы бүлеге һәм Борындыктагы бүлеге җитәкчесе Зөлфия Сафиуллина менә алтынчы елын шулай зурлап үткәрә. Җәмилә Гарәфовна әйтеп узганча, бу очрашуның максаты — борынгыдан килгән гореф-гадәтләрне саклау, сәламәт яшәү рәвеше алып бару, туган ягыбызның табигате белән хозурлану, пенсия яшендәгеләрнең ялын күңелле итеп оештыру. Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин мондый чараларны хуплый гына, бу юлы да автобус белән ярдәм итте.

Бәйрәм авыл җирлекләрендәге аккалфаклылар һәм ветераннар советы рәисләре белән бергә узды. Алар арасында төрле милләт вәкилләре бар иде.

Бәйрәмнең Борындыкта узуы очраклы гына түгел. Урынын белеп барсаң, биредә аны урак белән урып алырдай урыннар күп.
Мәтрүшкә бәйрәме "Ак калфак«ның Борындык авыл җирлегендәге җитәкчесе Зөлфия Сафиуллина инициативасы белән оештырыла.

Безнең болыннардан әби-бабайлар зәңгәр, сары мәтрүшкә җыйган, җиләк искиткеч күп була. Гореф-гадәтләрне саклыйбыз, без аны киләчәк буыннарга җиткерергә тиешбез. Менә шулай бергә җыелышып урманда йөрүләр безне тагын да берләштерә. Туган ягыбызның матурлыгына, аның табигый байлыкларына сокланып, табигать кочагында ял итеп, еллык энергия алып кайтабыз. Авылыбызда яшәүче үзбәк дусларыбыз бер казан пылау пешереп бирде, самавырлар кайнап торды, уңган кызларыбыз карабодай, ит бәлеше, учакта коймаклар да пешердек,- диде тынгы белмәс Зөлфия апа.

«Мәтрүшкәләр, кипкән мәтрүшкәләр, ераклардан әнкәй җибәргән», — дип җырлый-җырлый мәтрүшкә җыйдык. Борындык авыл җирлегенең ветеараннар советы рәисе Зөбәрҗәт Хәйбуллова, Олы Кайбыч авылыннан сәүдә ветераны Гөлшат Әхмәдуллина гармунын тартты, җырлар тынып тормады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев