Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Мәгариф хезмәткәрләре балаларда туган телгә мәхәббәт уята

Педагог һәм остаз елы кысаларында Габдулла Тукай исемендәге Арча педагогия көллиятендә татар «Әлифба«сы авторы Сәләй Вагыйзовның 115 еллыгына багышланган I республикакүләм Вагыйзов укулары үтте.

Анда безнең районнан да педагоглар — Колаңгы мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Равилә Гаффарова, Ульянковода шушы ук фәннән белем бирүче Сәвия Низаметдинова, әлеге мәктәпнең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Наталия Челнокова катнашты.
Республикада беренче тапкыр уздырылучы мондый фәнни-гамәли конференциянең максаты — 50 ел буе балаларга белем бирүдә кулланылган «Әлифба» авторлары Сәләй Вагыйзов һәм Рәмзия Вәлитованың иҗади мирасын үстерү, алар мисалында милләтебезнең рухи-әхлакый кыйммәтләрен яшь буынга җиткерү. Икесе дә — озак еллар Арча педагогика көллиятендә эшләгән абруйлы, ирле-хатынлы укытучы-галимнәр.
Вагыйзов укуларына Россиянең төрле төбәкләреннән мөгаллимнәр, галимнәр, җитәкчеләр, остазлар, методистлар, укытучылар, тәрбиячеләр һәм мәгариф тармагы ветераннары җыелган.
— Әлеге чара пленар утырыш белән башланды. Аның кысаларында ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм туган телләрне саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов, ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин һәм килгән кунаклар катнашында дискуссия узды, — диде Арчадан онытылмаслык хис-кичерешләр белән кайткан Равилә Гаффарова. — Фәнни-гамәли конференциянең икенче өлешендә укытучылар секция утырышларына таралышты, алар сигез юнәлеш буенча эшләде. Республика районнарыннан җыелган педагоглар төрле темаларга чыгыш ясады, тәҗрибәләре белән уртаклашты. Сәләй Вагыйзовның педагогик һәм методик мирасы турында фикер алышу булды. Без белгән, яратып укыган "Әлифба"ның тарихи әһәмиятен дәлилләделәр. Кайбыч укытучыларына да сүз бирелде. Без "Әлифба"ның тарихи-мәдәни биографиясе«, «Функциональ грамоталылык», «Яшь белгечләргә ярдәм итүнең нәтиҗәле формасы буларак остазлык» дигән темаларга чыгыш ясадык. Студентлар тарафыннан бик матур концерт әзерләнгән иде. Алар укытучылар белән бергәләп оештырган күргәзмәне дә сокланып карадык.
Педагогия көллиятендә төрле елларда эшләгән җитәкчеләр, укытучылар, Казан федераль университетыннан килгән дәреслек авторлары, галимнәр белән очрашу җанлы үтте. Һәр кызыксындырган сорауга җавап алдык. «Әлифба» музеен күрү бәхетенә дә ирештек. Әлеге музейда төрле халыкларның беренче уку китаплары урын алган. Сәләй Вагыйзов һәм Рәмзия Вәлитованың туган якларыннан — Самара өлкәсеннән һәм Башкортстаннан да вәкилләр килгән иде. Алар зур дулкынлану белән үзләрендә авторларга багышлап ачылган музейлары турында сөйләделәр. «Әлифба» — балаларга да, олыларга да сулыш өрүче китап һәм аны бүген дә зурлыйлар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев