Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Мәлки авылында яшәгән ветеран данлы сугыш юлы узган

9 Май – Бөек Җиңү көне сугышы ветераннары өчен аеруча кадерле бәйрәм. Күбесе арабыздан мәңгелеккә китеп барса да, алар безнең йөрәкләрдә яши.

Иван Ильяков 1921 елда Мәлки авылында туган. 1941 елның 28 декабрендә армиягә чакырыла. Абыйсы Федот белән фронтка китәләр. Мәлкидән шулай ук Александр Карсаков, Илья Якимов, Алексей Давыдов та чакырыла. Авылдашларны ТАССРның Кукмара районында 119 дивизиягә туплыйлар. Иван абыйсы Федот белән 349 нчы артиллерия полкына, калганнары 52 нче укчылар полкына эләгә.
1942 елда сержант Иван Ильяков Сталинград фронтында сугыша. Чир елгасы районындагы сугышларда өч дивизиянең берсе сос­тавында чолганышта кала. Аннан кечкенә төркемнәр булып оешып чыгалар. 1943 елның март һәм апрелендә 50 нче Көнбатыш полкы составында ул Сталинград районында һәлак булган сугышчыларны җыеп җирләүдә катнаша. 1943 елның июленнән сентябренә кадәр Курск дугасында сугыша. Брянск өчен барган сугышларда дошман оборонасын җимерүдә катнаша. Иван Ильич яраланган командирны коткара, шул ук вакытта үзе дә авыр җәрәхәт ала. Бу хәл 1943 елның 17 сентябрендә Брянск өлкәсенең Дятковский районында була. Аны, иңбашын дәвалау өчен, Ярославль шәһәрендәге 3620 нче эвакогоспитальгә җибәрәләр. Госпиталь сугыш елларында 1943 елның 7 апреленнән 1945 елның 5 июленә кадәр эшли. Ул 54 нче мәктәп бинасында урнашкан була. Анда хәрби офицерларны, аяк-куллары җиңелчә җәрәхәтләнгән солдатларны дәвалыйлар. Госпитальдә барлыгы 400 урын була. Дәваланганнан соң, Иван, 1944 елның гыйнварыннан мартына кадәр, 54 нче аерым укчы бригадасы составында сугышларда катнаша. 4 мартта, Андреевка авылын азат иткәндә, урам сугышларында башы һәм уң кулы яралана. Аны Ярославль шәһәренең 368 нче эвакогоспиталенә җибәрәләр. Ничек кенә тырышсалар да, табиб­ларга Иванның уң күзен алып ташларга туры килә. Операциядән соң аны сафтан тыш хезмәткә генә яраклы дип табалар. Шул сәбәпле, 1944 елның июнендә Иван Ильич, алга таба хезмәт итү өчен, Ярославль өлкәсенең Эчке эшләр министрлыгы идарәсенә җибәрелә. Рыбинск шәһәрендә писарь булып хезмәт итә. Иван Ильич Җиңү көнен әлеге шәһәрдә каршылый. 1946 елның апрелендә демобилизацияләнә һәм туган ягына кайта. Сержант Иван Ильяковка 1970 елның 7 маенда «Кызыл Йолдыз» ордены тапшырыла. 1985 елның 6 апрелендә СССР Оборона министрлыгы аны I дәрәҗә Ватан сугышы ордены белән бүләкли.
Туган авылына кайткач, Мәлки җидееллык мәктәбендә укытучы булып эшли. "Минем үзенчәлекле һөнәрем бар, аны хәтта уникаль дияргә дә була: алдымда бик зур бурыч тора. Күңелемдә зур җаваплылык һәм тирән мәхәббәт. Балаларга мәхәббәт – һөнәремне билгеләүче төп сыйфат. Ул юк икән, укытучы булырга мөмкин түгел», – дип сөйли иде Иван Ильич. Ул игелек­ле кеше иде. Авылдашыбыз математикадан укытты, озак еллар мәктәп белән җитәкчелек итте. Хатыны Елена Викторовна башлангыч сыйныфлар укытучысы булып эшләде. Ул балаларга туган якка, гаиләгә мәхәббәт тәрбияләде, үз һөнәренә туг­ры иде. Иван Ильич 2005 елның 8 июнендә вафат булды, хатыны унбер елга озаграк яшәде.
Сугыш елларында илебез Иван Ильяков кебек кешеләр ярдәмендә авыр сынауларны намус белән үтте. Үлемгә каршы торган авылдашларыбызның батырлыгы һәм тылда җиңүне якынайткан хезмәтчәннәрнең батырлыгы, туган илне яратуның тиңдәшсез үрнәге буларак, халкыбыз хәтерендә мәңге калачак.
Нина Васильева, Мәлки мәктәбенең башлангыч класслар укытучысы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев