Мәлки авылында Май чабу бәйрәме гөрләп үтте
Авыл җирлегенең яңа бинасы янындагы мәйданда иртәдән үк музыка яңгырый иде.
Халык Май чабу бәйрәменә җыелгач, бәйрәм башланып китте.
Мәлкидә яшәүчеләрне башкарма комитет җитәкчесенең икътисад мәсьәләләре буенча урынбасары Эльвира Заһидуллина Май чабу бәйрәме белән котлады. Аның котлауларына авыл җирлеге башлыгы Федор Поляков та кушылды. Ул махсус хәрби операция занасында Ватанны саклаучы егетләрнең әниләрен якынлашып килгән Халыкара хатык-кызлар бәйрәме белән котлады, бүләкләрен тапшырды.
Халык алдында мәктәп укучылары, авыл үзешчәннәре концерт белән чыгыш ясады. Аннан соң төрле уеннар, спорт ярышлары оештырылды. Халык коймак, кайнар чәй белән сыйланды. Сәүдә дә оештырылган иде. Бәйрәм символик карачкыны яндыру белән төгәлләнде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев