Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
Хәбәрләр

Мәлки җирлеге сайлаучылары, тавыш биргәннән соң, Май чабуны бәйрәм итте

“Масленица - Май чабу” - иң күңелле бәйрәмнәрнең берсе. Май чабу атнасында керәшен халкы уйнап-көлеп кышны озата, табигатьне уята.

Шуны тоеп, диярсең, табигать тә матур аяз көн бүләк итте. 
Быел керәшеннәрдә Май чабу атнасы Россия Президентын сайлау көннәренә туры килде. Авылыбыз уртасында урнашкан күпфункцияле үзәк янында иртәдән үзебезнең әби-бабаларыбыздан, буыннан-буынга күчеп килгән җырларыбыз яңгырады. Александр Галкин командалыгындагы участок сайлау комиссиясе үзенең җаваплы эшен дәвам итте. Аннары сайлаучыларыбыз «Масленица — Май чабу» мәйданына ашыкты. 

Мәлки мәктәбендә эшләүче пешекчеләребез белән беррәттән, лаеклы ялда булган Любовь Мухина, бал яккан тәмле коймаклары, мәтрүшкәле чәйләре белән авыл халкын, кайткан кунакларны сыйлады. Бәйрәмебезне Мәлки мәктәбе укучылары керәшен халкына хас булган күңелле биюләре белән ачып җибәрде.

Аларның чыгышлары һәрберебезнең күңеленә хуш килде. 

Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, Казаннан килгән кунагыбыз — Татарстан Республикасы җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Фәнил Әһлиуллин барысын да кайнар котладылар: матур имин тормыш, уңышлар, сәламәтлек теләделәр. 

Җыр — биюләр, спорт ярышлары — беленнәр тотып йөгерү, бүләк кисеш уеннары күңелне күтәрде, яңа яз көче уятты. Уеннарда җиңүчеләр лаеклы бүләкләрен алды. Мәлки җирлегендә яшәүче уңган егетләр, бизәлгән җигүле ат чанасына утыртып, ел саен бала-чаганы киң урамнардан әйләндерә иде. Бу юлы, кызганыч, әлеге йоланы башкармадык. Шулай да «Май чабу» бәйрәме бик күңелле үтте. 

Безнең заманда усал рухларда бик аз кеше ышана, шуңа күрә Май чабу бәйрәме йоладан карнавалга әверелде. Аның төп фигурасы — Кыш карачкысы — бик сөйкемле, еш кына ул матур прическа, макияж, күлмәк кигән һәм ягымлы чырайлы. 

Ләкин шундый чибәрне дә учакта яндыру мөһим. «Бу якты вакыйга ел фасыллары алмашынуга шартлы нокта кую. Соңгы салам бөртеге янып бетү белән, яз шундук үз көченә керә,» — дип ышана халык.

Нина Васильева, Мәлки мәктәбенең башлангыч сыйныф укытучысы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев