Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
Хәбәрләр

Мәлкидән Анастасия Волкова: «Әфганстанда һәлак булган улымны онытмаучыларга мең рәхмәт»

15 февраль- совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгару көне җиткән саен Мәлки авылында яшәүче Анастасия Волкованың йөрәге җилкенә, төн йокысы кача.

Бу юлы да шулай булды. Кичтән соңрак ятса да, иртәнге сәгать өчтә уянган инде ул. Таң йокысы татлы дисәләр дә, мең төрле уйлар өермәсеннән йоклап китә алмагач, торып, иртәдән коймак камыры куеп җибәргән, ашын салган. Әфганстанда һәлак булган улы Валерий Волковны искә алырга дип, елдагыча, барыбер кунаклар киләчәк бит. Казанда яшәүче улы Александр да гаиләсе белән кайтып җитәчәк, районнан да килерләр.

Бу юлы аның ишеген беренче булып район башкарма комитеты җитәкчесе Алексей Макаров шакыды. Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин исеменнән букет, күчтәнәчләрен тапшырды, хәлен белеште, ил өчен башын салган батыр ул үстерүе өчен рәхмәтен әйтте. Мәлки авыл җирлеге башлыгы Федор Поляков та теләкләргә кушылды. "Вакыт дәвалый дисәләр дә, дәваламый икән, улымны искә алмаган бер көнем юк. Безне онытмыйча, шулай искә алуыгыз, хөрмәтләп килүегез өчен зур рәхмәт«,- дип озатып калды аларны Анастасия Волкова. 

Бу хакта «Кайбыч таңнары» газетасының чираттагы санында тулырак таныша аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев