Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Марат Әхмәтов Кайбыч басуларына сокланды

ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары, ТР Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов күңеле белән әле дә кырларда.

Озак еллар буена аграр тармакта эшләп, туган телебез сагына баскан шәхес авыл хуҗалыгы тармагы белән даими кызыксына. Бүген безнең районга килеп, Кайбыч кырларында урак барышын белән дә танышты. Әкрен искән җилдә салмак кына тибрәлүче саргылт иген кырларын күреп, сөенүен белдерде. Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин белән бергә Колаңгыдагы басуны карадылар. ТР Дәүләт Советы депутаты Камил Нугаев та игеннәрнең мул уңыш бирәчәген юрады.  “Август-Кайбыч” җәмгыятенең генераль директоры Александр Иванов эш барышы, игенчеләргә хезмәт хакы түләү һәм башкалар турында сөйләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев